Көн саен иртәнге сәгать алтыдан "Горзеленхоз" ҖЧШ участогы урнашкан Төзүчеләр урамының 8нче йорты подвалына Хәмит Арсланов эшкә ашыга. Ширкәтнең яшелләндерү участогы башлыгы эш урынына керүгә, төрле мәшәкатькә чума. Әлеге участок эшчеләре иртәнге киңәшмәгә килгәнче эшләп арыган була инде. Алар иртә таңнан торып, шәһәр урамнарын, паркларны йөреп чыгып, чүп-чардан җыештыралар, зәйлеләр...
Көн саен иртәнге сәгать алтыдан "Горзеленхоз" ҖЧШ участогы урнашкан Төзүчеләр урамының 8нче йорты подвалына Хәмит Арсланов эшкә ашыга. Ширкәтнең яшелләндерү участогы башлыгы эш урынына керүгә, төрле мәшәкатькә чума. Әлеге участок эшчеләре иртәнге киңәшмәгә килгәнче эшләп арыган була инде. Алар иртә таңнан торып, шәһәр урамнарын, паркларны йөреп чыгып, чүп-чардан җыештыралар, зәйлеләр иртән эшкә киткәнче шәһәрдә тәртип урнаштыралар. Торак-коммуналь тармак халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче, җаваплы, авыр тармаклардан санала. Шәһәребез чиста, матур, төзек, яшел булсын өчен яшелләндерү участогында хезмәт куючылардан ал-ялны белми эшләү сорала. Моңа бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү сыйфаты әлеге тармак хезмәткәрләренең эше, осталыгыннан, оперативлыгыннан тора. Хәмит Габбасович әнә шул чисталык булдыручылар, матурлык тудыручыларны җитәкли.
Тумышы белән Кәдек авылыннан, гаиләнең бердәнбер баласы ул. Федоровка урта мәктәбен тәмамлаган егет Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының исәп-хисап бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын Чапаев исемендәге колхозда хисапчы булып башлый, аннан 128нче механикалаштырылган күчмә колоннада мастер, икмәк кабул итү предприятиесендә участок башлыгы булып хезмәт куя. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләвенә дә чирек гасыр булган. Җитәкче буларак, ул таләпчән, гадел, әмма эшне оста оештыра. Бүгенге көндә участок башлыгы кул астында 30 кеше хезмәт куя. Әнә шул кешеләр шәһәр чисталыгы, матурлыгын тәэмин итә дә инде. Ул аларның һәрберсе турында җылы итеп сөйли.
-Мастер Ирина Огурцова, бригадир Нәкыя Кәлимуллина, яшелләндерүче Андрей Баранов, Фатыйх Арсланов, Марат Хәйров, Эдуард Васильев - үз эшенең осталары, мин алардан башка беркем дә түгел, - ди Хәмит Габбасович.
Ул үзе дә хезмәтен яратып, аннан тәм табып башкаручылардан. Җитәкче коллектив фикеренә игътибарлы. Участок эшчеләре дә җитәкчене хөрмәт итә.
-Үтә таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкаруны таләп итә, артыңнан эшең көлеп калса, ничек күңелле бит, - ди Нәкыя Кәлимуллина.
Кыскасы, участок кызлары яңгыр түгел, таш яуса да, урам җыештырырга чыга. Бер кат җыештырып чыккач, өр-яңадан көндәлек эш башлана. Кайдадыр агач ауган - аны кисәсе, яңа үсентеләргә су сибәсе, газон чабасы, агач утыртасы, чәчәк күчерәсе бар. Кыскасы, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш. Хәмит Габбасович яшелләндерүчеләр бер кат урам җыештырып чыккач, аларга иртәнге киңәшмәдә эш биләмәләре бирә һәм көн дәвамында аларны контрольдә тота. Шәһәр-бистәләрнең һәр почмагына кадәр биш бармагыдай белә ул. Көн дәвамында шәһәр буйлап йөреп, алдагы көнгә шулар буенча эшне планлаштыра. Шул рәвешле, аның җитәкчелегендә шәһәр-бистәләрдә күпме агачлар формалаштырылмаган, күпме агач-куак һәм чәчәк утыртылмаган?! Яшелләндерүчеләрнең хезмәтен чагылдырган урын - Карамалы паркы. Шәһәребез йөзек кашы булган Ринат Фәрдиев исемендәге парк - әлеге участок эшчеләренең буыннан-буынга тапшырылачак ял урыны. Сазлык, куак баскан урыннан нинди матур парк пәйда булсын әле! Күпме бакча өйләре, койма-киртәләр сүтәргә, агач-куаклар кисәргә туры килде, парк булдыру өчен бер ел әзерлек эше генә алып барылды, ди участок башлыгы. Елга тирәнәйтелде, ярлары чистартылды, киңәйтелде. 65,5 мең квадрат метр мәйдан биләгән паркта һәрвакыт хәтфәдәй яшел үлән, гөл-чәчәкләр үсә, агач-куаклар формалаштырыла. Монда тәртипне саклау өчен бик күп көч куела. Паркның икенче өлешенә яшелләндерүчеләр хезмәте шактый керде. Янәшә-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр: "Менә, ичмасам, Зәй паркы!" - дип сокланып китә. Яңа шәһәр боҗрасы да чокыр-чакырлы урында пәйда булды. Әлеге һәм Иске Зәй боҗраларына кем генә сокланмый уза икән?! Шәһәребез урамнарында урын алган яңа композицияләр, вазоннар, гөлләмәләр дә һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек. Соңгы елларда шәһәр декоратив, кыйммәтле агачлар, үсентеләр белән байый. Елдан-ел күбрәк агач утыртыла. Агымдагы елда гына да бер мең төп агач-куак утыртылды. Матурлык, яшеллеккә мөкиббән булган зәйлеләрдән еш рәхмәт сүзләре ишетергә туры килә. Хезмәтеңә бәя бирү билгеле канатландыра, киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә тырышабыз, ди Хәмит Габбасович. Ул кая барса да, матурлау, яшелләндерү буенча яңалык, үзгә төсмер эзли. Дизайн, ландшафт, чәчәклекләр булдыру буенча газет-журналлар алдыра, үз өстендә эшли. Идея туу белән "Горзеленхоз" ширкәте җитәкчелеге белән киңәшләшә. Без - журналистлар белән хезмәттәшлек итәргә дә вакыт таба. Кай арада өлгерәдер - шәһәрнең бер башында булса, аны инде икенче башында да күрәсең. Без шул ритмга өйрәнгән инде, тынгысыз, үҗәт булырга туры килә, ди Хәмит абый.
Аның хезмәте тиешенчә бәяләнгән, ул берничә мәртәбә район җитәкчелеге, ТР Торак-коммуналь, төзелеш һәм архитектура министрлыгы Мактау грамоталарына лаек булган. Хезмәтемә иң зур бәя - халык рәхмәте, хөрмәте, ди Хәмит Арсланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев