Җәмгыять һәм кеше

Яраткан хезмәт – зур бәхет

Авыр хезмәттә ирләр белән иңгә-иң торып эшләүче гүзәл затларыбыз да шактый. «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында юл салу, төзекләндерүдә турыдан-туры хезмәт куючылар арасында дүрт хатын-кыз бар. Урам юлларының, тротуарларның ел саен яхшыруы, шәһәрара һәм җирле юлларда сикәлтәләр саны кимүе - оешма юлчылары, шул исәптән әлеге хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе...

Авыр хезмәттә ирләр белән иңгә-иң торып эшләүче гүзәл затларыбыз да шактый. «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында юл салу, төзекләндерүдә турыдан-туры хезмәт куючылар арасында дүрт хатын-кыз бар.

Урам юлларының, тротуарларның ел саен яхшыруы, шәһәрара һәм җирле юлларда сикәлтәләр саны кимүе - оешма юлчылары, шул исәптән әлеге хатын-кызларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул.

Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле Вера Рамазанова - араларында иң тәҗрибәлесе. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен ул "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсендә Мактау тактасына кертелде, идарәнең һәм район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Яраткан эш куаныч китерми калмый. Идарә исәбендә 404 чакрым юл бар. Вера Рамазанова әнә шул кадәр юлларга 13 ел хезмәт күрсәтә, ремонтлый. Сезонда юлчылар вакыт белән исәпләшми: иртә таңнан караңгыга кадәр юлда алар. Агымдагы яңгырлы көз күпме эшкә киртә булды. Эшләгәнең сыйфатлы да булсын. Тигез асфальт юллардан башка төрле тармаклар эшчәнлеген күзаллавы кыен. Яхшы юллар тормыш иминлеге бит. Халыктан салынган, ремонтланган юл хакында рәхмәт сүзләре ишетү аларны канатландыра гына.

-Вера эшен җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара торганнардан, бик тыңлаучан, эшкә карусыз, беркайчан телгә килмәс, - ди филиал җитәкчесе Ислам Әмировханов аның турында.

Вера - тумышы белән Сарман районы Нарат Асты авылыннан. Тырыш гаиләдә үскән кыз хезмәт юлын Сарманда ашханәдә пешекче булып башлый. Аннан балалар бакчасында әлеге һөнәре буенча эшли. 1990 елдан Вера - Зәйдә. Бирегә килгәч ул катлаулы тармак - торак-коммуналь хуҗалыгында ишегалды җыештыручы булып эшли. Һәм менә 13 ел инде юл хуҗалыгы тармагында юл салу һәм ремонтлауда хезмәт куя. Ул һәм кыз үстергән.

-Эшемне яратам, яраткан хезмәтең, коллективың булу - зур бәхет ул, - ди Вера.

Коллективта да яраталар, үз итәләр аны. Яшьләргә остаз, киңәшче ул. Җитәкчелек сүзенә игътибарлы, коллектив фикеренә ихтирамлы. Тыйнаклыгы йөзендә, эш-гамәлләрендә аның. Әлмәт - Зәй әйләнеп узу юлын тапшырган мизгелдә район башлыгы Татьяна Воропаева кулыннан Рәхмәт хатын тыйнак кына чыгып алды. Хөрмәтегезне хезмәтем белән кайтарырмын, ди Вера Рамазанова оешма җитәкчелегенә. Иң мөһиме - ул юлларның сыйфатлы, ышанычлы булуы өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яраткан хезмәт – зур бәхет
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше