Җәмгыять һәм кеше

Ярминкә эшле итә

Мәшгульлек үзәгендә Алабуга «Соллерс Форд» заводы вакансияле эш урыннарына ярминкә оештырды. Анда инженер-төзүче, инженер-электрончы, сыйфат контролеры, механика-җыю эшләре слесаре, комплект-лаучы, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтлаучы һ. б. һөнәрләр тәкъдим ителде. Эш бирүчеләр ярминкәгә килгән эшсезләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ярминкәгә 35 эшсез...

Мәшгульлек үзәгендә Алабуга «Соллерс Форд» заводы вакансияле эш урыннарына ярминкә оештырды. Анда инженер-төзүче, инженер-электрончы, сыйфат контролеры, механика-җыю эшләре слесаре, комплект-лаучы, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтлаучы һ. б. һөнәрләр тәкъдим ителде. Эш бирүчеләр ярминкәгә килгән эшсезләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ярминкәгә 35 эшсез мөрәҗәгать итеп, шуның 33е әлеге һөнәрләр буенча эшкә юллама алды.

Агымдагы елда мәшгульлек үзәгендә өченче мәртәбә вакансияләр ярминкәсе оештырылды: бу - эшче һөнәренә ихтыяҗ бар дигән сүз. Иң мөһиме, мондый чаралар кешене өметләндерә, иртәгәге көнгә ышаныч уята. Ярминкәләр "Зәй" агрофирмасы, Алабуга автомобильләр заводы белән үткәрелде. Аларда 100дән артык эшсез катнашып, шуның 11е эшле булды. Шунысы игътибарга лаек, заводка эшкә барырга теләк белдерүчеләр күбрәк.

Мәшгульлек үзәгенең беренчел бурычы - эшсезләрне эшле итү, аларга психологик яктан ярдәм күрсәтү. Узган ел, мәсәлән, 1060 кеше эш белән тәэмин ителгән. Агымдагы елның ике аенда исә 125 кеше эшле булган. Һөнәр үзгәртү курсларында укырга теләк белдерүчеләргә дә мөмкинлек бар биредә. Үзәк белгечләре югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда да ярдәм итә. Бу көннәрдә шәһәребезнең 3, 4нче мәктәпләрендә югары сыйныфларда укучы 336 балага һөнәрләрдә ориентлашу буенча очрашу үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ярминкә эшле итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше