Зәй үзәк дәваханәсендә районнан медицина уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу узды. Ул ел саен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән программа нигезендә районга яшь белгечләрне эшкә тарту максатында оештырыла. Быел да булачак медицина белгечләре, югары сыйныф укучылары үзәк дәваханәгә килде, Баш табиб Рим Әмиров аларны районның сәламәтлек...
Зәй үзәк дәваханәсендә районнан медицина уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу узды. Ул ел саен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән программа нигезендә районга яшь белгечләрне эшкә тарту максатында оештырыла. Быел да булачак медицина белгечләре, югары сыйныф укучылары үзәк дәваханәгә килде, Баш табиб Рим Әмиров аларны районның сәламәтлек саклау өлкәсенә кирәкле белгечләр белән таныштырды, Зәйдә дәвалау өчен тудырылучы шартлар хакында мәгълүмат бирелде. Ә Казан медицина университетының фармацевтика факультеты студентлары Кристина Исакова, Эльвира Хафизова уку йортларында белем алу процесслары турында сөйләделәр. Билгеле булганча, 6-16 февральдә университет һөнәри ориентлашу программасы кысаларында "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале үткәреп, урыннарда медицина белгечлекләре хакында мәгълүмат бирүне оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев