Җәмгыять һәм кеше

Яшүсмерне афәттән саклыйк!

Мәдәният хезмәткәрләреннән иҗади эшчәнлек белән беррәттән, яшь буында сәламәт үзаң тәрбияләү юнәлешендә дә җитди эш сорала. Чөнки яшь-җилкенчәк буш вакытын клубларда, күңел ачу урыннарында үткәрергә ярата. Аларны төрле тискәре гамәлләр белән шөгыль-ләнүдән саклап калу өчен, мавыктыргыч эш юнәлешләре уйлап, мәҗбүри рәвештә түгел, гадәти сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү мөһим....

Мәдәният хезмәткәрләреннән иҗади эшчәнлек белән беррәттән, яшь буында сәламәт үзаң тәрбияләү юнәлешендә дә җитди эш сорала. Чөнки яшь-җилкенчәк буш вакытын клубларда, күңел ачу урыннарында үткәрергә ярата. Аларны төрле тискәре гамәлләр белән шөгыль-ләнүдән саклап калу өчен, мавыктыргыч эш юнәлешләре уйлап, мәҗбүри рәвештә түгел, гадәти сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү мөһим. Яшүсмерне тиз арада җәлеп итү куркынычы булган замана чирләре - наркомания һәм алкоголизмга каршы профилактик чаралар алып бару кирәк.

Күптән түгел "Космос" яшьләр үзәгендә үткән "Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда клубларның роле" дигән "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү дә нәкъ менә наркоманияне, алкоголизмны профилактикалау турында барды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, Татарстанда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итүче Федераль хезмәт идарәсенең Түбән Кама районара бүлеге өлкән оперуполномоченные Гөлнара Хәбибуллина, башкарма комитетның бүлек башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, нарколог катнашты.

Фикер алышулар башланганчы, Иске Зәй һәм Мирный бистәләре мәдәният йортлары хезмәткәрләре, укучылар көче белән әзерләнгән театрлаштырылган тамашалар күрсәтелде. Анда наркотикларның аяныч нәтиҗәләргә китерүе чагылдырылды. Әлеге темага документаль фильм да тәкъдим ителде.

"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү театрлаштырылган тамашаларның тәэсир итү көче турында башланып китте. Светлана Иванова спектакльләрнең бик үк уйланып бетмәвен ассызыклады.

- Мондый образлы тамашалар яшүсмергә нык тәэсир итә. Шуңа күрә аның һәр элементын уйлап эшләргә кирәк. Анда наркотиклар атрибутларын рекламалау дигән әйбер булырга тиеш түгел. Әлеге темага тәкъдим ителгән спектакльләр, халыкка чыгарылганчы, җентекле күзәтү үтә. Татарстанда шундый 18 спектакльнең 3сен генә сәхнәгә куярга рөхсәт ителде. Шуңа күрә без мәдәният хезмәткәрләреннән аеруча сак булуны сорыйбыз. Наркоманияне, алкоголизмны профилактикалау чаралары белгечләр белән киңәшеп оештырылсын, - диде ул.

Гөлнара Хәбибуллина да аның фикерен тулыландырып, махсус сайтта кулланма материалларның җитәрлек булуын әйтте, яшүсмерләр белән җанлы әңгәмәләрне ешрак үткәрергә чакырды.

- Миңа бервакыт наркотик кулланучы яшь кеше белән аралашырга туры килде. Һәм ул миңа: "Сез моңарчы кайда идегез соң?", - дигән сорау бирде. Ул минем йөрәгемне телеп алды. Шуңа күрә безгә шундый сорауны ишетмәс өчен, яшүсмер кыек юлга кереп киткәнче, аның белән даими мөгамәләдә булырга кирәк. Хәзер безнең төп максат - элек игътибар итмәгән наркомания проблемасын бетерүгә йөз тоту. Ә бу, беренче чиратта, үз фикерендә нык торучы яшь буын тәрбияләү дигән сүз. Наркотик сатучы, әгәр кешенең аңа тискәре карашын сизсә, кабат мөрәҗәгать итми. Димәк, аңа сорау бетә, без бергә нәкъ менә шул юнәлештә эшләргә тиеш тә, - диде ул.

Дәваханәнең яшүсмерләр белән эшләүче психонаркологы Лилия Саримова наркотик матдәләрнең төрләре һаман арта баруга басым ясады. Синтетик наркотикларның кайберләрен тестлар ярдәмендә ачыклау да мөмкин түгел, ләкин шикле тоелган һәр матдәгә, яшүсмернең үз-үзен тотышына әйләнә-тирәдәге һәркемнең игътибарлы булуы сорала, диде ул.

Мәдәният хезмәткәрләре белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, киңәшләр сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшүсмерне афәттән саклыйк!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше