Районда язгы ау сезоны Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән срокларга туры китереп, апрель аеның өченче шимбәсеннән ачыла. Ә ау объектлары булып киек кошлар: казлар, ата үрдәк, вальдшнеп санала. Язгы ау сезоны 10 көн дәвам итә. Әмма бу ун көндә дә аерым чикләүләр кертелгән. Мәсәлән, иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә...
Районда язгы ау сезоны Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән срокларга туры китереп, апрель аеның өченче шимбәсеннән ачыла. Ә ау объектлары булып киек кошлар: казлар, ата үрдәк, вальдшнеп санала. Язгы ау сезоны 10 көн дәвам итә. Әмма бу ун көндә дә аерым чикләүләр кертелгән. Мәсәлән, иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр ауда йөрү, ау вакытында киекләр тавышы чыгаручы электрон җиһазлар куллану тыела. Карарда киекләрне ничек итеп һәм нинди кораллар белән ауларга кирәклеге дә күрсәтелә, кичен вальдшнепларны аткач, аларны эзләп алу өчен ау этләре кулланырга рөхсәт ителә.
Янгын куркынычы зур булган чорны исәпкә алып, аучыларга урманнарда йөргәндә, корал кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы да искәртелә.
Бер аучы көненә 2 каз, 3 ата үрдәк, 5 баш вальдшнептан артык киек ауларга тиеш түгел. Аучылык итүгә рөхсәт барлык ау хуҗалыкларында һәм район ау күзәтчелеге бүлегендә бирелә.
Ф. Миннебаев,
өлкән белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев