Эх, мәктәп еллары… Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлап, туган яктан аерылып киткәч, белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Мәктәп еллары һәркем тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар - балачак еллары. Ә балачак елларын әле...
Эх, мәктәп еллары… Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлап, туган яктан аерылып киткәч, белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән.
Мәктәп еллары һәркем тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар - балачак еллары. Ә балачак елларын әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Шуның белән бергә ул еллар - кешенең шәхес буларак формалашкан вакыты да. Олыгая барган саен, ул елларның һәр мизгеле үзәкләрне өзеп хәтерләрдә кабат яңарачак әле.
Ак бантиклар тагып, кулларына чәчәк бәйләме тоткан бала мәктәп дигән дөньяның тәүге тапкыр ишеген ачып керә. Бу - һәркем күңелендә гомернең соңгы көннәренә кадәр уелып калган мизгелдер. Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, балаларны намуслы, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган беренче укытучыларыбызны онытырга хакыбыз юк. Беренче укытучымның кулдан тотып авыш сызыклы дәфтәр битенә хәреф язарга, шул хәрефләрне кушып укырга өйрәткәне хәтеремдә уелып калды. Беренче укытучы… Кеше тормышында бу илаһи зат бердәнбер һәм мәңгелек була. Гади генә «абый», «апа» дип йөртелүче мөгаллимнәр - балаларга белем бирүче генә түгел, изгелек орлыклары салучы мәрхәмәт ияләре дә.
Беренче кыңгырау, беренче укытучы кебек, кеше гомерендә онытылмаслык булып уелып калган мизгел - Соңгы кыңгырау бәйрәме дә күз алдыннан китми.
Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм көне якынлаша. Укучылар һәрберсе үз тормышында кирәк булачак һөнәрләрне сайлап өлгергәндер. Алар өчен тиздән, кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкатьләре белән артта калыр. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек.
Мәктәп бусагасыннан атлап керү безнең һәрберебез өчен зур шатлык булып истә калсын, алган белемнәрнең, аны безгә биргән укытучыларның, белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган мәктәпләрнең кадерен белик.
Кайчак мәктәпнең исемен генә әйтү дә җитә. Кешегә белемне дә, тәрбияне дә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен дә, тормыш дәресләрен дә иң элек мәктәп бирә, мәктәп сеңдерә. Югары белемнең нигезе - үзең укыган мәктәптә. Ә институт шул белемне тулыландыра гына. 40 еллык тарихы булган үз мәктәбемне, татар мәктәбен теләсә кайсы мәктәпләрдән өстен күрәм. Еллар узар, безнең арадан да икътисадчылар, агрономнар, укытучылар чыгар. Менә шул чакта без, иң элек, горурланып, мин Аксар мәктәбендә укыган идем дип әйтербез! Алган белемнәребез иманлы итсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын.
Шунысы кызганыч, хәзерге көндә авыл җирлекләрендә, балалар саны кимү сәбәпле, районыбызда күп кенә мәктәпләрне тугызьеллык итеп калдырдылар. Безнең авыл мәктәбенә дә әлеге күренеш хас. Хәзер инде тугызынчы сыйныфны тәмамлауга ук укучыларны олы тормыш көтә! Соңгы ике елны башка мәктәпкә йөреп, яки инде һөнәри училищеларга, уку йортларына кереп укырга кирәк булачак. Нишлисең, дәүләт безне шулай чыныктырырга телидер.
Адилә Гыйлаева, КФУның III курс студенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев