Җәмгыять һәм кеше

Юлларда балалар иминлеге Зәйдә педагогларның август киңәшмәсендә дә күтәрелде

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләрдә дәвам итә. Аларда белем бирүне сыйфатлы итү, яңа укыту методлары турында фикер алышу белән беррәттән, балалар-яшүсмерләр катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләре, фаҗигаләрне булдырмау өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр алып бару тәртибе турында да сөйләштеләр. 6нчы мәктәптә үткән секция эшендә әлеге...

Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләрдә дәвам итә. Аларда белем бирүне сыйфатлы итү, яңа укыту методлары турында фикер алышу белән беррәттән, балалар-яшүсмерләр катнашында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләре, фаҗигаләрне булдырмау өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр алып бару тәртибе турында да сөйләштеләр. 6нчы мәктәптә үткән секция эшендә әлеге темага багышланган фикер алышуларда районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильев та катнашты. Ул китергән мисаллар балалар иминлеген саклауның мөһим мәсьәлә булуы хакында сөйли.

Ел саен Россия юлларында меңләгән бала һәлак була. 25 меңе травма ала. Өстәвенә күпләре психологик яктан зыян күрә.

Агымдагы елның җиде аенда республика территориясендәге юлларда балалар катнашында 319 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала үлгән, 348е имгәнгән.

- Безне иң борчыганы - 11 баланың берсе безнең районда һәлак булу очрагы. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, район юлларында балалар катнашындагы һәлакәтләр икегә ким булса да, хәл катлаулы булып кала. Шунлыктан инспекторлар, белем һәм тәрбия бирү йортлары педагоглары, ата-аналарның тыгыз элемтәдә торып балаларыбызны хәвеф-хәтәрдән саклауның бөтен ысулларын актив куллану кирәк. Статистикага күз салсак, балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең иң күп килеп чыгу чоры август - сентябрь айларына туры килә. Шул сәбәпле, без бу чорда "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында көчәйтелгән режимда эшлибез. Уку елы барышында әлеге темага үткәрелүче дәресләрдә даими катнашырга әзербез, - диде Вадим Васильев, педагогларга мөрәҗәгать итеп.

Республика юлларында иң күп зыян күрүче балалар 7 яшькәчә булганнар. Ел башыннан бүгенге көнгәчә теркәлгән 107 һәлакәттә нәкъ менә кече яшьтәгеләр зыян күргән. Бу балалар катнашындагы һаләкәтләрнең 33,5 процентын тәшкил итә. Димәк, бакча яшендәгеләрне юлларда имин йөрү, кагыйдәләрне төгәл белергә өйрәтү дә бик мөһим, монда, һичшиксез, ата-аналар белән берлектә эшләү кирәк дигән уртак фикергә килде секция эшендә катнашучылар. Вадим Васильев 2013 елдан башлангыч сыйныф укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, балалаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр алып баручылар өчен махсус укулар оештырылуын да искәртте. Ике атналык укуларда квалификация күтәрү мөмкинлеге тудырыла. Республикада шул рәвешле 104 белгеч әзерләнүе мәгълүм. Сөйләшүләрдә җәяүлеләр, велосипедларда, мотоциклда йөрүче яшүсмерләр турында да сүз булды. 14 яшькәчә булганнарга велосипедларда зур юлга чыгарга ярамый, ә кагыйдә бозулар шактый теркәлгән, андыйларга "Яшь кагыйдә бозучы" беркетмәсе төзелә. Мәктәпләрдә җәй дәвамында мондый кисәтү алган яки штраф түләргә тиешлеләр белән аерым эшләүгә басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юлларда балалар иминлеге Зәйдә педагогларның август киңәшмәсендә дә күтәрелде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше