Җәмгыять һәм кеше

Йорт «юбилей» үткәрде

Энергетиклар урамының 7а йорты каршында узган ишегалды бәйрәме әлеге йортның файдалануга тапшырылуына 50 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны үткәрүдә «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы һәм «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте булышлык итте. Ширкәт рәисе Римма Никифорова әйтүенчә, әлеге йорт үзенчәлекле, анда аз бурычлылар яши һәм биредә гомумкуллану ихтыяҗлары өчен түләүләр дә...

Энергетиклар урамының 7а йорты каршында узган ишегалды бәйрәме әлеге йортның файдалануга тапшырылуына 50 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны үткәрүдә «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы һәм «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте булышлык итте.

Ширкәт рәисе Римма Никифорова әйтүенчә, әлеге йорт үзенчәлекле, анда аз бурычлылар яши һәм биредә гомумкуллану ихтыяҗлары өчен түләүләр дә кимрәк башкарыла. Бу, билгеле, йортка җаваплы булган Римма Садыйкованың үз вазифасына намуслы каравы, күрсәткечләрне бер көнне алып ширкәткә тапшыруы, биредә яшәүчеләрнең йортка хуҗаларча каравыннан килә. Әлеге йортны "ВолгоЭнергоМонтаж" оешмасы төзи. Беренче көннән биредә яши башлаучылар бүген инде лаеклы ялда. Анна Овчинникова ул көнне әле дә хәтерли.

-Биредән фатир алуыма сөенечемнең чиге булмады. Укучыларга география фәнен укыттым, күп еллар шәһәр Советы депутаты булып тордым, - ди мәгариф ветераны.

-Төрле милләттән булсак та, дус-тату, ярдәмләшеп яшәдек, мөмкинлек булса да, йортны, күршеләрне ташлап китәсе килмәде, - ди шулай ук әлеге йорттан иң беренчеләрдән булып фатир алган Фәйрүзә апа Гыйззәтуллина.

Шунысы игътибарга лаек, биредә яшәүче Габденур Шәйхуллин, Мирсалих Янгиров, Фәйрүзә Гыйззәтуллина үзләре "ВолгоЭнергоМонтаж" оешмасында эшләгәннәр. Гомумән, әлеге йортта яшәүчеләрнең күбесе - пенсионерлар. Алар йорт алдына чәчәк утыртып, подъездларны карап тоталар. Яшьләр дә алардан калышмый. Кул эшенә осталар да шактый биредә. "Ишегалды бәйрәме"нә күргәзмәгә Наталья Абдуллина, Римма Садыйкова, Роза Абдуллина, Валентина Левашина, Светлана Горенкова һ.б.лар нинди генә кул эшләре куймаган?! Кемдер бәйләгән, чиккән, теккән, кемдер табигый байлыкларны эшкә җиккән. Әлеге йортта бер сугыш ветераны - Мирсалих ага Янгиров яши. Олысы-кечесе аны ихтирам итә. Чараны Фәннур Миннекәев белән Нина Шатрилова йортның үткәнен, бүгенгесен күз алдында тотып алып барды, анда яшәүчеләр турында җылы итеп сөйләде. Бәйрәм түренә сугыш, тыл ветераннары, өлкәннәр чакырылып хөрмәтләнде. Юбилярлар Захимә белән Мидхәт Хөснетдиновлар, Мария белән Геннадий Лазарев та игътибардан читтә калмады. Беренче сыйныфка укырга кергән Кәрим Сөләйманов, Камил Әүхәдиев, Артур Сәмигуллиннар бүләкләнеп, аларга теләкләр теләнде. Бу көнне нәниләр өчен ярыш-бәйгеләр оештырылды. Йортта яшәүчеләр үзешчәннәр Ләйсән Тимерханова, Динара Сәлахиева, "Русская душа" рус фольклор коллективына кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Район башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, алга таба да йортның шулай дус-тату булып, тирә-юньне матурлап яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Йорт «юбилей» үткәрде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше