Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Җәмгыять һәм кеше

Зәй политехник көллияте музеенда экспозиция ачылды

Алар безгә үрнәк.

Зәйнең политехник көллияте музеенда педагог, талантлы җитәкче, көллиятнең беренче директоры  Валерий Бертманга багышланган  “Мин  гомеремне Татарстанга багышлаганыма горурланам” исемле экспозиция ачылды. Тантанада аның улы Олег Бертман, оныгы Святослав, якыннары һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты.

-Әтием бик яхшы кеше иде. Ул бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлады. Безгә ныклы белем, тәрбия бирде. Еш кына үзенең туган ягына кунакка алып кайта иде. Хәтта бер мәртәбә диңгезгә ял итәргә дә алып барды. Әти 16 яшемә Петербургтан кул сәгате алып кайтты. Бу-минем өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе. Әле дә аның истәлеге итеп саклыйм,- ди Олег Бертман.

 

Валерий Григорьевич оныкларын тәрбияләргә дә вакыт тапкан.

 

-Бөтен балачагым бабам һәм әбиемдә узды. Алар үз йортлары белән яшәде. Кечкенәдән бакчада кулыма көрәк тотарга да бабам өйрәтте. Бабам укымышлы, гадел, акыллы кеше иде. Безне дә тормышта гадел һәм акыллы булырга өйрәтте. Бабам әйткән сүз безнең өчен закон иде,- ди оныгы Святослав Бертман.

 

Валерий Бертман 1939 елның 7нче ноябрендә Житомир өлкәсендә туа. Ул бик яхшы укый, җырларга, тарихи китаплар укырга ярата. 10 сыйныфта укыган чагында ук ВДНХның ачышлар өчен бирелә торган медаленә лаек була. Аның бөтен гомере педагогика белән бәйләнгән. Югары квалификацияле белгеч, танылган мастер, традицияләр һәм тәҗрибәне саклаучы, кешеләргә һәм туган илгә фидакарь хезмәт итү үрнәге –Зәйлеләр хәтерендә ул шулай калачак.

Валерий Григорьевич гади токарьдән көллият директоры баскычына намус һәм тырыш хезмәте аша күтәрелә. Яңа шәһәрдәге көллият башыннан ахырына кадәр аның планы нигезендә сафка баса. Көллияттә уку бүлмәләре, лабораторияләр, машина-трактор базасы, машинада йөртергә өйрәнү урыннары, студентлар торып уку өчен тулай торак заманча итеп төзелә. Көллият яшь укытучылар белән тулыландырыла. 1983 елда заманча уку йорты беренче мәртәбә ишекләрен ача. 2 мең гектар сөрү җире, 100дән артык мөгезле эре терлеге була көллиятнең. Хезмәт аша студентларга ныклы белем бирелә. 128 көллият арасынан бары Зәй политехник көллияте  КПСС  Үзәк Комитетының  Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Валерий Григорьевичның укучылары аны тирән ихтирам хисләре белән искә ала. Ул бик күп укучыларга тормыш сукмагын дөрес сайларга булышкан. Аның  дөрес, камил тәрбиясе күп кенә укучыларның начар юлдан китүеннән саклап калган. Валерий Бертман студентларда белемгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли.

-Ул тәҗрибәле остаз, зур хәрефтән укытучы, күркәм, изге күңелле кеше иде. Без аннан чыдамлыкка, бар нәрсәнең дә уңай якларын табарга өйрәндек. Ул көллиятебездә белем бирүне үстерүгә зур хезмәт куйды, -ди көллият директоры Сергей Максимов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев