Кече күләмле суднолар инспекциясе елның теләсә кайсы фасылында сулыкларда кеше иминлеген тәэмин итү максатында рейдлар ясый. Агымдагы елның апрель-сентябрь айларында 25 рейд ясалган. Әлеге патруль-рейдларда быел унбер кеше административ җаваплылыкка тартылды, ди кече күләмле суднолар инспекциясе испекторы Валентин Атласов. Боларның күбесе - кече күләмле судно йөртүгә хокукы булмаган, саклану жилеты...
Кече күләмле суднолар инспекциясе елның теләсә кайсы фасылында сулыкларда кеше иминлеген тәэмин итү максатында рейдлар ясый. Агымдагы елның апрель-сентябрь айларында 25 рейд ясалган. Әлеге патруль-рейдларда быел унбер кеше административ җаваплылыкка тартылды, ди кече күләмле суднолар инспекциясе испекторы Валентин Атласов. Боларның күбесе - кече күләмле судно йөртүгә хокукы булмаган, саклану жилеты кимәгән өчен булган очраклар. Чираттагы шундый рейдларның берсендә патрульгә без - район газеталары журналистлары да чыктык. Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев