15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы авыл хуҗалыгы тармагы гүзәл затларын хөрмәтләгән бу бәйрәмне билгеләп үтү бик мөһим. Чөнки авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән һәм кертүче батыр хатын-кызларыбыз белән илебез, республикабыз горурлана ала. Статистика мәгълүматларын караганда, авыл хатын-кызлары Җир шарының дүрттән бер...
15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы авыл хуҗалыгы тармагы гүзәл затларын хөрмәтләгән бу бәйрәмне билгеләп үтү бик мөһим. Чөнки авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән һәм кертүче батыр хатын-кызларыбыз белән илебез, республикабыз горурлана ала. Статистика мәгълүматларын караганда, авыл хатын-кызлары Җир шарының дүрттән бер өлешен тәшкил итә икән. Нәкъ менә хатын-кызлар авыл хуҗалыгы продукцияләре тотрыклы җитештерелүгә төп йогынты ясый.
Әлеге көн уңаеннан Зәй яшьләр эшләре идарәсе авыл хатын-кызларын иртәгә "Авыл гүзәле" дип аталган бәйгегә җыя. Анда катнашырга теләк белдергән 16 кызны мәртәбәле жюри "Космос" яшьләр үзәгендә үтәчәк бәйгедә бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев