Зәйдә матур эз калдырды
Кеше китә, эзе кала, диләр. Зәй җирендә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевнең күркәм эшләре калды, шуңа күрә ел саен 6 ноябрьдә зәйлеләр аның исемен йөрткән паркта җыелып, аны искә ала.
Газета укчыларыбыз белән Ринат Шәеховичка бәйле хатирәләр белән уртаклашабыз.
Безнең “Родина” колхозын сугыштан соң - 1970нче елларга кадәр фронтовик Алексей Якимович Будринов җитәкләде. Ул пенсиягә киткәч, бер ун ел дәвамында колхоз рәисләре туктау-сыз алышынып торды. Берсе дә хәтердә калмаган, күрәмсең, авылда калдырган эзләре, эшләре дә шул хәтле генә булгандыр.
1983 елда авылга яшь председатель Ринат Шәех улы Фәрдиев килү хәбәрен дә без чираттагысыдыр - килер дә китәр диебрәк кабул иттек. Әмма бу килү гомерлеккә булуын әле беркем дә белми иде.
Мин аны беренче мәртәбә Зәйдә 1983 елның көзге уңыш бәйрәмендә күрдем. Журналист буларак, бәйрәмнән репортаж бирү миңа тапшырылган иде. Ел уңышлы булгандыр, слетта авыл хуҗалыгы алдынгылары бик мулдан бүләкләнде. Безнең чөгендер игүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар да мотоцикл, телевизор, келәм кебек зур-зур бүләкләр алды. Бәйрәм кичке караңгыга кадәр дәвам итте. Миңа авылга кайтырга кирәк иде, чыбыклылар автобусына утырдым. Кайтырга чыктык. Ә машинада уен-көлке, һәркемдә күтәренке кәеф! Яңа председатель яшь, көләч егет! Чандыррак буйлы, гаять күркәм кыяфәтле, ягымлы Актаныш егете! Бүләкләүләр, зурлаулар өчен колхозчыларыннан битәррәк куануы йөзендә генә түгел, бөтен барлыгында чагыла! Автобуста рәтләр уртасына баскан да әле бер җырны башлап җибәрә, әле икенчесен, сыер савучылар дәррәү күтәреп ала... Ринат та, Ринат, дип кенә тора безнең чая, усал апалар. Кай арада уртак тел табып өлгергәндер болар белән... Яңа председательгә дә район газетасында мин, Чыбыклы кызы, эшләвен әйткәннәр икән, сезмени инде ул Венера, ди.
Танышып, сөйләшеп, аралашып киттек. Ул минем газетада басылган материаллар буенча фикерләрен, темалар әйткәли, нәтиҗәдә авылдашлар турында күп кенә язмалар дөнья күрде. Бервакыт ул мине бик җитди төстә авыл Советы рәисе булып кайтырга кыстап йөрде, коттедж вәгъдә итте. Тик минем бу эшкә алынырга батырчылыгым җитмәде, миндә андагы иплелек, халык дипломатиясе юк, кайнарлык хәттин ашкан иде, Чыбыклы халкының нинди “каты төен” икәнен яхшы белә идем, шул куркытты, ахры. Бу урынга Хәния апа Сабирова килде.
Ринат Фәрдиев, яшь кенә булса да, безнең “кара баганалы” авыл халкы белән уртак тел тапты, алай гына да түгел, Чыбык-лыны яратып, шунда төпләнеп йорт-җир җиткерде, район башлыгы булгач та шунда яшәвен дәвам итте. Ул барында авыл күтәрелде, яңарды. Өйләргә газ керде, юллар, балалар бакчасы, мәчет төзелде. Ул Чыбыклы өчен эшләгәнне, аннан чыккан бөтен кеше бергәләп тә эшли алмады дип саныйм. Хөзер Ильясы булды ул Чыбыклының. АПК башлыгы, шикәр заводы директоры, район җитәкчесе булып китсә дә, ул авылда калды, аның эреле-ваклы проблемаларын чишә, авылдашларның гозерләрен үти килде. Авылдашлар, дип сөйләште. Авылда ул белмәгән яше дә, карты да юк иде. Һәркемне исемләп белде. Гомумән, ул зур дәрәҗәләргә, мөмкинлекләргә ирешеп тә, беркайчан да гади авыл, җир кешесе белән ихлас кызыксынудан туктамады. Шуның өчен аның үзен дә ихлас яраталар иде. Бүген дә юксынып-юксынып искә алалар.
Еллар уза торды. Туксанынчы елда мин яңа оешкан “Зәй офыклары” газетасына эшкә чакыру алдым һәм икеләнә калдым. Авылда чираттагы ялда идем, Ринат Шәехович белән идарә янында очраштык. Хәл-әхвәл сораштык та, үзем дә сизмәстән аңа яңа газетага чакырулары, икеләнебрәк торуым турында әйттем. Ул миңа бик җитди итеп: “Эчендә җаны бар кешегә икеләнеп торыр вакытмы?!” – диде. 1990 еллар, милли күтәрелеш чоры иде, ә суверенитетлык яуланмаган иде әле. Шул сүз минем өчен хәлиткеч булды, бер атнадан мин яңа урында эшкә керештем.
Ринат Шәехович Фәрдиев милли басманы күзәтеп, хуплап, яклап торучыларның берсе иде. Бу турыда шаулап йөрмәсә дә, бик тә милли рухлы, тулы, дөрес милли тәрбия алган, телне камил белүче кеше иде ул. 1999 елда район башлыгы булгач, ул миңа шул ук елны редакторлык вазифасын тәкъдим итте. Син минем ярдәмчем булырга тиеш, дисә дә, мин ярдәмче булырга өлгергәнче, ул «Зәй офыклары»на беренче зур ярдәмне үзе күрсәтеп өлгерде. Мин кабул итеп алганда редакциядә фотограф та, фотолаборатория дә юк, фотосурәт кытлыгы иде. Мин пленкасыз эшләүче цифрлы фотоаппаратлар чыгуы, алар белән бик оператив эшләү мөмкинлеге турында укыдым һәм аны ничек тә аласы иде бит дигән уй белән яна башладым. Бу төр фотоаппарат Мәскәүдә генә сатыла иде әле. Иң очсыз, аклы-каралы “Олимпус” 25 мең сум тора иде (ул чактагы “Ока” бәясе). Ул чакта газета кара шрифтта басыла иде, безгә төсле фотоаппарат кирәк тә түгел иде. Бер җаен туры китереп, сөйләдем Ринат Шәеховичка хыялымны. Зур өметләр багламыйча гына. Ә ул ике сүз белән “Счет бир!” диде. Мәскәүдән счет килде, тиздән без “Олимпус”лы булдык! Республикада беренчеләрдән булып! Безгә хәзер фотограф та, фотолаборатория, пленка, Казанда клише ясату да кирәк түгел иде инде. Бу зур алгарыш иде!
Ринат Шәехович безнең оператив фотоларга шул хәтле сөенә, дөрес эшләдек без, Венера, бу фотоаппаратны алып, дия иде. Ул газета сүзенә гаять игътибарлы, таләпчән булды. Һәр номерны җентекләп укып, фикерен җиткереп барды. Аның ышанычын аклау өчен дип эшләдек. Бервакыт бер җирле шагыйрьнең рифмалары аксаграк шигырен бастырганбыз. Ринат Шәеховичның шуны хәтерләп калып: “Венера, андыйларның “авыру” такмазаларын басып, газетаның да, татар теленең дә дәрәҗәсен төшермә, яме!” - диюе миңа эшемдә озак елларга җитәрлек сабак булды. Аның кебек “яме” сүзен берәү дә әйтә алмый. Аның шул йомшак, ягымлы “яме”се әллә нинди таш бәгырьләрне эретерлек, эшкә көч-куәт бирерлек кодрәткә ия була иде.
Венера Гаврилова,
“Зәй офыклары” газетасының элекке баш редакторы.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев