Җәмгыять һәм кеше

Завод ветераннары очрашты

Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда лаеклы ялда булган мөхтәрәм затларыбызны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Аның чираттагысы "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"нда оештырылды. «КамАЗ» машиналары төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән зәйлеләрне район башлыгы Татьяна Воропаева, завод җитәкчелеге тәбрикләде. -Районда машина төзелеше ветераннары 1500ләп исәпләнә. Шуларның 35е - яңа заводтан пенсиягә чыгучы....

Өлкәннәр декадасы уңаеннан районда лаеклы ялда булган мөхтәрәм затларыбызны хөрмәтләү чаралары дәвам итә. Аның чираттагысы "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"нда оештырылды. «КамАЗ» машиналары төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән зәйлеләрне район башлыгы Татьяна Воропаева, завод җитәкчелеге тәбрикләде.

-Районда машина төзелеше ветераннары 1500ләп исәпләнә. Шуларның 35е - яңа заводтан пенсиягә чыгучы. Әмма сез барыгыз да безнекеләр, сез хезмәт куйган завод үз урынында, кайчан гына килсәгез дә, сез безнең кадерле кунак, дип мөрәҗәгать итте аларга директор Илья Давыдов.

Заводның үз ветераннар советы бар. Совет ветераннарны борчыган проблемаларны җитәкчелеккә җиткерәләр.

-Заводны немецлар сатып алгач, без игътибар булмас дип борчылган идек. Әмма яңа җитәкчелек безнең гозерләребезне кире какмады. Без - өлкән кешеләргә иң мөһиме - игътибар. Республиканың тарихи урыннарына экскурсияләр оештырылды, хәзер менә завод район хакимияте белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан һәр пенсия яшендәге кешегә 200әр сум бүләк ясады. Менә шулай мул табын артына чакырып, хәзерге завод тормышы белән таныштырулары да күңелле безнең өчен, - диде "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены кавалеры Анатолий Егоров.

Ветераннар очрашуда бер-берсенең хәл-әхвәлен белешеп, күңелен бушатты, "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре тәкъдим иткән концертны карап ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Завод ветераннары очрашты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше