Җәмгыять һәм кеше

Зәйдән – “Кояшкай” җиңүче

Бүген Алабугада балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә травма алуларын кисәтү буенча үткәрелүче "Яшел ут" республика смотр бәйгесенә йомгак ясалды. Анда бу юнәлештә нәтиҗәле эшләүче балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең уңай эш тәҗрибәсе күрсәтелде. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 56 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе һәм 51 тәрбияче көч сынашты. Алар арасыннан шәһәр һәм авыл...

Бүген Алабугада балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә травма алуларын кисәтү буенча үткәрелүче "Яшел ут" республика смотр бәйгесенә йомгак ясалды. Анда бу юнәлештә нәтиҗәле эшләүче балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең уңай эш тәҗрибәсе күрсәтелде. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 56 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе һәм 51 тәрбияче көч сынашты. Алар арасыннан шәһәр һәм авыл бакчаларында эшләүче иң-иңнәр сайлап алынды. Сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтемле итеп өйрәтү, бу эштә төрле кызыклы методлар куллану буенча шәһәр балалар бакчалары арасында икенче урынга Зәйнең "Кояшкай" балалар бакчасы лаек булды. Бакча мөдире Лилия Әгъзамова да, тәрбиячеләр дә инде берничә ел рәттән юл йөрү кагыйдәләрен нәниләргә үтемле итеп сеңдерүдә максатчан эшлиләр. Биредә автопочмаклар оештырдылар, даими төстә дәресләр үткәрәләр. Хәтта Лилия Әгъзамованың үз эш тәҗрибәсеннән чыгып, махсус методик ярдәмлек бастыруы да мәгълүм. Шуңа да район күләмендә "Кояшкай" бу юнәлештә һәрчак яхшы эшләве белән билгеләнә. Ә мәртәбәле республика бәйгесендә җиңеп, бакча ноутбук белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдән – “Кояшкай” җиңүче
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше