Җәмгыять һәм кеше

Әзерлекне башладылар

27 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия Яшьләре көне быел шәһәрдә ничек оештырылачак, эшче яшьләр һәм авыл яшьләре арасында туристлар слеты кайда һәм ничек уздырылачак? Бу хакта район Советы каршында эшләүче иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында фикер алыштылар. Яшьләр көне ел саен "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уздырыла иде. Быел аны башка урында...

27 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия Яшьләре көне быел шәһәрдә ничек оештырылачак, эшче яшьләр һәм авыл яшьләре арасында туристлар слеты кайда һәм ничек уздырылачак?

Бу хакта район Советы каршында эшләүче иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында фикер алыштылар. Яшьләр көне ел саен "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уздырыла иде. Быел аны башка урында һәм башка формада үткәрү уйланыла. Яшьләр эшләре идарәсе 3 июньгә кадәр предприятиеләр яшьләр оешмалары, гомумән, егет-кызлардан бәйрәмне үткәрү буенча тәкъдимнәр көтә.

Эшче яшьләр һәм авыл яшьләре катнашындагы туристлар слетын июньнең беренче яртысында "Йолдызлык" савыктыру лагеренда уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әзерлекне башладылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше