Җәмгыять һәм кеше

Журналистлар борчыганны күтәрде

11 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XVIII корылтае узды. Аны берлек рәисе Римма Ратникова алып барды. Корылтай эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибы Ашот Джазоян...

11 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XVIII корылтае узды. Аны берлек рәисе Римма Ратникова алып барды. Корылтай эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибы Ашот Джазоян һ.б. рәсми затлар катнашты. Делегатлар арасында безнең «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталары журналистлары да бар иде.

Фәрит Мөхәммәтшин, корылтайны ачып, делегатларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатен җиткерде. Корылтайда журналистларның киң җәмәгатьчелек фикерен булдыруда мөһим урын тотуы, мәгълүматның ничек җиткерелүенә карап сәяси вәзгыять гәүдәләнүе билгеләнде, киләчәктә дә дәүләт, җәмгыятьнең профессиональ журналистлар белән конструктив хезмәттәшлеккә өмет баглавы әйтелде. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда республика Журналистлар берлегенә 95 ел тулуын, аның абруйлы, иҗади берлекләрнең берсе булуын ассызыклап, журналистларны борчыган һәр проблемага республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелүен һәм биреләчәген белдерде, алга таба югары профессиональ журналистлар әзерләүгә ныклы игътибар бирергә чакырды.

Берлекнең соңгы 6 елдагы эшчәнлеге турында Римма Ратникова хисап тотты. Ул районнарда аеруча актив эшләүче башлангыч оешмалар арасында Зәй районы журналистларының да хезмәтен бәяләп үтте. Фикер алышуларда делегатлар һәм кунаклар актив катнашты. Биредә сүз нигездә журналистларның хезмәт хакын күтәрү, шулай ук Татарстан Журналистлар берлеген Россия Журналистлар берлегенә төбәк иҗади оешмасы буларак кертү турында барды. Ашот Джазоян агымдагы ел ахырына кадәр мәсьәләне хәл итү кирәклеген белдерде. Чөнки киләсе елның маенда Россия Журналистлар берлеге корылтае үтәчәк. Федерациянең 79 субъекты Россия Журналистлар берлегенә кергән инде, бары Татарстан гына калган. Әлегә Татарстан Журналистлар берлегендә 1200 әгъза булса, шуның 243е генә - Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Корылтайда ТР Журналистлар берлеге рәисе итеп кабат 5 елга Римма Ратникова сайланды. Шулай ук берлек президиумы, контроль-ревизия комиссиясе, Россия Журналистлар берлегенең олы жюриена Татарстан коллегиясе сайланды. Президиум составына "Новый Зай" газетасы баш мөхәррире Ирина Бертман керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Журналистлар борчыганны күтәрде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше