Җәмгыять һәм кеше

Үзәктә – Өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне уңаеннан районда пенсия яшендә булган мөхтәрәм затларыбызны хөрмәтләү чаралары оештырыла. Тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан кешеләребезнең кайберләре эшләгән оешма, предприятиеләрнең бүген яшәүдән туктаганнары да аз түгел. Әмма намуслы хезмәт беркайчан да онытылмый. Район җитәкчелеге мондый өлкәннәребезне игътибардан читтә калдырмый. Район буенча социаль яклау идарәсе исәбендә оешма, предприятиеләре...

Өлкәннәр көне уңаеннан районда пенсия яшендә булган мөхтәрәм затларыбызны хөрмәтләү чаралары оештырыла. Тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан кешеләребезнең кайберләре эшләгән оешма, предприятиеләрнең бүген яшәүдән туктаганнары да аз түгел. Әмма намуслы хезмәт беркайчан да онытылмый. Район җитәкчелеге мондый өлкәннәребезне игътибардан читтә калдырмый. Район буенча социаль яклау идарәсе исәбендә оешма, предприятиеләре таркалган өч меңнән артык өлкән кешебез бар. Аларны ел саен чакырып, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә кунак итү традициясе яши. Быел бу күркәм гадәт 30 сентябрьдән старт алды. Иң беренче "КамАЗ-Автотехника"да эшләп ялга чыкканнар хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Татьяна Воропаева озак еллар куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Бүгенге тормышыбыз өчен без, һичшиксез, сезгә рәхмәтле. Сез башкарган эшләр, сезнең лаеклы хезмәт җимешләрегезгә нигезләнеп без киләчәгебезне корабыз, сезне яшь буынга үрнәк итеп куеп тәрбиялибез. Булганына шөкер итеп, киңәшләрегез белән ярдәмләшеп яшәвегезне тоеп сөенәбез. Алга таба да авырлыкларга бирешмичә көрәшеп яшәгез. Ә көрәшеп яшәү ул күңел дәрте өсти, - диде.

Тәбрикләүләрнең беренче көнендә үзәккә 80 кеше чакырылган иде. Аларга мул табын артында "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре җылы эчтәлекле концерт программасы күрсәтте. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәттән бик канәгать калды. Мәсәлән, шәһәрдәшебез Гайшә Галиуллина 50 ел хезмәт стажының 10 елын заводка багышлаган. Сез эшләгән предприятие юк инде дип читкә тибәрмәүләренә бик шат, безгә хәзер якты йөз күрсәтелсә, шуннан да артыгы кирәк тә түгел, ди ул. Ә Валентина Вафина 43 ел хезмәт юлының 17 елын заводта эшләп үткәргән. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, "Шатлык"та, тернәкләндерү бүлегендә дәвалану, ял итү мөмкинлеге тудырылуга ул бик шат.

Бүгенге көндә машина төзү заводының КамАЗ системасында эшләп лаеклы ялга чыкканнарның барысын да үз канаты астына алып бетерүе мөмкин булмавын исәпкә алып, район җитәкчелеге бер мең өлкән кешегә Өлкәннәр көне уңаеннан 200әр сум акчалата бүләк ясый. Ә өлкәннәребезне үзәккә чакырып кунак итү әле өч көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үзәктә – Өлкәннәр көне
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше