Зәйнең күренекле затларыннан берсе - Иван Глуховка 1 мартта 75 яшь тула. Аны зәйлеләр генә түгел, ә янәшә-тирә районнарда да яхшы беләләр. Өч ел армия хезмәтеннән кала, Иван Гавриловичның бөтен хезмәт һәм тормыш юлы туган төбәге Зәй белән бәйләнгән. Ул биредә 40 яшенә кадәр барлык көчен һәм белемен авыл хуҗалыгы,...
Зәйнең күренекле затларыннан берсе - Иван Глуховка 1 мартта 75 яшь тула. Аны зәйлеләр генә түгел, ә янәшә-тирә районнарда да яхшы беләләр.
Өч ел армия хезмәтеннән кала, Иван Гавриловичның бөтен хезмәт һәм тормыш юлы туган төбәге Зәй белән бәйләнгән. Ул биредә 40 яшенә кадәр барлык көчен һәм белемен авыл хуҗалыгы, авыл тормышы үсешенә багышлый: авыл Советы рәисе, КПССның колхоз, совхоз партия оешмасы секретаре, совхоз директоры була. Шушы чорларда белемен күтәрү өстендә дә эш алып бара.
1977 ел Иван Гаврилович өчен тамырдан борылыш елы була: аны район матбугатына күчерәләр, ул "Знамя дружбы" ("Дуслык байрагы") район газетасының халык хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли башлый. Яңа эш, яңа таләпләр, яңа кыйбла! Мәкаләңнең темасын, эчтәлеген, киләчәген белү өстенә, русча язу осталыгын да шомартырга кирәк. Төзек уе, якты теләге булган кеше өчен болар проблема түгел, әлбәттә. Газета битләрендә ул бер-бер артлы объектив, укучы яратып кабул итәрлек мәкаләләрен бирә башлый. Моннан тыш, аның саллы, проблемалы мәкаләләре республика матбугаты битләрендә дә урын ала. Озак та үтми, аны СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.
Илдә демократия сүзе астында тамырдан сәяси һәм икътисади үзгәрешләр башлана. Бу һәркемнең тормыш һәм хезмәт юлына түгел, ә әхлакый һәм психологик тәрбия юнәлешенә дә кагыла. Иван Гавриловичны да Зәй район башкарма комитетына эшләр белән идарәче итеп күчерәләр. Ике ел эшли ул биредә. Әмма власть структурасында капма-каршы үзгәрешләрнең дәвам итүе аркасында аңа бу вазифаны калдырып, яңадан матбугат системасына кайтырга туры килә - бу юлы инде яңа төзелгән "Зәй офыклары" район газетасының баш редакторы булып.
Ул пенсиягә киткәч тә, иҗат эшен ташламый. Дуслары аның дәртле хезмәтенә сокланып, Иван Гавриловичның икенче сулышы ачылды, дип шаярталар. Бер-бер артлы хи-кәяләр, повестьлар язды, аларны "Ватаным Татарстан", "Туганайлар", "Зәй офыклары" газеталарында бастыра торды. Аның "Каргышлы язмыш" повесте хәтта бөтендөнья татарларының актуаль журналы "Мәйдан"да дөнья күрде.
Хикәя-повестьларының геройлары чын тормыштан алынган һәм нигездә - керәшеннәр. Үзенең иҗатында ул керәшен халкын дөньяга чыгаруда, аның аерым халык буларак статусын күтәрүдә күп көч куйды. 2007 елда туган ягына багышланган "Җакын миңа туган җак" дип исемләнгән беренче китабы чыкты. Укучылар тарафыннан китап көчле резонанс тапты һәм тиешенчә бәяләнде. Әлеге китап 2008 елда республика журналистларының "Бәллүр каләм" бәйгесендә "Китап авторы - журналист" номинациясендә җиңү яулады.
Иван Гаврилович авыл хуҗалыгы белгече Рәхимҗан Әхмәтҗанов белән берлектә тагын күләмле ике китап язды. "Тарихта калган эзләр" дип исемләнгән беренче китабы район авыл хуҗалыгының соңгы 35 еллык тарихын үз эченә ала. Анда 100дән артык күренекле шәхеснең тормыш юлы яктыртылган, 300ләп хөкүмәт орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүче, мактаулы исемнәргә лаек булучыларның исем-фамилияләре мәңгеләштерелгән, кыскасы, 600дән артык район авыл хуҗалыгы хезмәткәренең мактаулы хезмәтләре искә алынган. "Яшик әле бергәләп" дип аталган икенче китабы да авыл хуҗалыгы, авыл тормышына багышланган. Анда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 35 ел буе авыл хуҗалыгы тармагында төрле җитәкче постларда эшләгән Рифкать Фәрдиевнең тормыш һәм хезмәт юлы югары әдәби осталык белән тасвирланган.
Кешенең күңел түрендә йөрткән уйлары аңа гомере буе тынгы бирми. Иван Гаврилович яңадан керәшен темасына әйләнеп кайта. 2010 елда ул "Халкым минем - керәшен" дип исемләнгән дүртенче китабын яза. Әлеге китабында ул керәшен халкының бәйрәмнәре, йола-традицияләре турында кыска эсселарын, парчаларын, хикәяләрен туплый. Биредә шулай ук "Җакын миңа туган җак" повестеның икенче кисәге һәм "Гомерләр уза икән" дигән автобиографик повестеның беренче кисәге урын алган. Аның әлеге китабы хакында шагыйрь һәм язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) болай дип яза: "Әсәрләрендә автор тел камиллегенең, шигъри хиснең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән. Аларны укыганда күңелдә ниндидер сагыш та уяна, куаныч һәм горурлык хисләре дә ташый, хәтта керәшен көйләренә генә хас булган үзенчәлекле моң яңгырып тора. "Олы көн - олы бәйрәм", "Авыз ачу, Нардуган", "Май чабу", "Күкәй җыйганда" дигән әсәрләр чәчмә белән язылуга карамастан, чын мәгънәсендә көчле шигырьләр булып яңгырыйлар. Аларны укып чыккач: "Мондый әсәрләрне бары тик керәшен тормышы белән генә яшәгән, бөек табигать тарафыннан әдәби сәләткә ия булган Иван Глухов кына яза ала!" - дип куясың", - ди.
Сигезенче дистәсен ваклаган Иван Гавриловичның хезмәте мактауга лаек. Аңа матбугат өлкәсендәге хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелү шуны раслый.
С. Гудошников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев