Ватанны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Армия яшенә җиткән егетнең, туган йортыннан аерылып, кырыс солдат тормышы белән яшәүгә күчүе бераз сагышлы булса да, хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары алу - әти-әниләргә дә, хәрби комиссариатлар өчен дә куанычлы күренеш. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләре сафында районнан 200дән артык егет хезмәт итә....
Ватанны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Армия яшенә җиткән егетнең, туган йортыннан аерылып, кырыс солдат тормышы белән яшәүгә күчүе бераз сагышлы булса да, хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары алу - әти-әниләргә дә, хәрби комиссариатлар өчен дә куанычлы күренеш.
Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләре сафында районнан 200дән артык егет хезмәт итә. Аларның изге бурычларын намуслы үтәүләре турында хәбәрләр, Рәхмәт хатлары еш килә.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан менә шундый матур эчтәлекле хат шәһәрдә яшәүче Надежда Горожанкина һәм Рөстәм Илалтдиновлар исеменә килде. Аларның улы Айдар Приморье крае Барабаш поселокында беренче мотоукчылар батальонында хәрби бурычын үти. Узган елның июнендә армиягә алынган егет үзен ышанычлы, ныклы дисциплиналы хәрби итеп таныткан. Хәрби часть командиры, полковник А. Островский имзасы куелган Рәхмәт хатында мондый юллар бар: "Сезнең улыгыз Айдар Илалтдинов хәрби белгечлекне яхшы үзләштерде. Ул - бөтен шәхси составка үрнәк. Чын Ватан сакчысы тәрбияләвегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез", - диелә анда.
Соңгы елларда армиянең абруе үсү егетләребездә хәрби бурычны үтәү теләген арттырды. Бүген армия яшенә җиткәннәрнең, хәрби комиссариатка үзләре килеп, ил сагына басарга теләк белдерүе еш күзәтелә. Айдар да 18 яше тулуга, хезмәткә чакыру кәгазе килгәнне көтеп тормыйча, комиссариатка үзе килеп, армиягә җибәрүләрен сорый. Ә аңа кадәр ул үзен хәрби хезмәткә ныклап әзерли. 6нчы мәктәпнең IX сыйныфын тәмамлауга, политехник колледжда киң профильле токарь-станокчы белгечлеген үзләштерә һәм параллель төстә "В", "С" категорияле машина йөртүче таныклыгын алырга укый. Даими төстә спорт белән шөгыльләнә. Үз-үзеңне кыерсыттырырга теләмәсәң, көчле рухлы, киң бәдәнле булырга кирәклеген яхшы аңлый ул. Баскетбол, футбол, көрәшкә зур игътибар бирә. Мәктәптә басынкы гына йөргән улы, колледжда укый башлагач ачылып, активлашып китүен әйтә әнисе. Балалар иҗат йортына йөреп, гитарада уйнарга да өйрәнә хәтта. Армиягә алынырга бер ел чамасы калгач, интернет аша хәрбиләр тормышы, алдынгы хәрби техника яңалыклары белән кызыксына Айдар. Кыскасы, һәрьяктан үзен чын хәрби булырга әзерли.
Әлбәттә, бу тырышлыгы армиядә дә эзсез югалмаган. Айдар Илалтдинов мотоукчылар батальонының матди тәэмин ителеш взводында "Урал" машинасын йөртә. Хатларында ул теләп хезмәт итүен, армиянең һәр ир-егет өчен бик тә кирәкле этап булуын әйтеп яза. Чөнки хәзер ил җитәкчелеге тарафыннан сыйфатлы армия булдыруга, яшьләребезне югары технологияле хәрби техника белән идарә итәргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, бу егетләрдә хәрби хезмәткә кызыксыну уята.
- Айдар белән атнага бер мәртәбә телефон аша сөйләшәбез. Аның белән аралашканнан соң, миндә канатлар үсеп киткәндәй була. Улымның чын ир-егет булып өлгерүен аның һәр сүзеннән аңлыйм, армиянең ата-ана кадерен тагын да тирәнрәк белергә өйрәтүенә сөенәм, - ди Надежда ханым.
Айдарның киләчәккә планнары зурдан: хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, ул югары уку йортында белем алырга исәпли.
41нче янгынга каршы көрәш бүлегендә инспектор булып эшләүче әнисе Надежда һәм СМП "Нефтегаз" оешмасында хезмәт куючы әтисе Рөстәм уллары белән лаеклы горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев