Җәмгыять һәм кеше

Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2014” бәйгесенә йомгак ясалды (фоторепортаж)

Зәйдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегендә мәктәп укучылары арасында үткәрелүче "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" муниципаль бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. - Балаларның юл кагыйдәләрен яхшы белүе һәм аны гамәлдә төгәл үтәүләре бик мөһим. Шуңа күрә без бәйгене теоретик яктан юл кагыйдәләрен белү буенча да, белгәннәрне велосипедларда хәрәкәт итеп үтәү буенча...

Зәйдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегендә мәктәп укучылары арасында үткәрелүче "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" муниципаль бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.

- Балаларның юл кагыйдәләрен яхшы белүе һәм аны гамәлдә төгәл үтәүләре бик мөһим. Шуңа күрә без бәйгене теоретик яктан юл кагыйдәләрен белү буенча да, белгәннәрне велосипедларда хәрәкәт итеп үтәү буенча да тикшереп үткәрәбез. Укучыларның ярышларда теләп катнашуы сөендерә, - ди ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев.

Йомгак ясау тантанасына һәр мәктәптән вәкилләр чакырылып, җиңүчеләр игълан ителде. Ә мәктәпләрдә "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2014" бәйгесендә шәхси җиңү яулаучы укучылар яшьтәшләре каршында линейкаларда котланачак. Командалар арасында өченче урынга 7нче мәктәп, икенче урынга 2нче мәктәп, беренче урынга 3нче мәктәп лаек булды. Ә шәхси беренчелектә Динар Әгъзамов (татар гимназиясе) - III ; Эльвина Вәлиуллина (2нче мәктәп) - II; Егор Басыйров (3) I урын алды. Автошәһәрчектә велосипедта йөрүдә Алмаз Рәхмәтов (7 мәктәп) белән Дарья Трошинага (4 мәктәп), ә велосипедта каршылыклы полоса үтүдә Серафим Росторгуев белән Эльвина Йосыповага тиңнәр булмаган. Җиңүчеләр барысы да Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр алды. Призлы урыннар алган мәктәпләр велосипедлар белән бүләкләнде. Бәйгегә йомгак ясау алдагысына старт бирү белән дә билгеләнде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе Зәй бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов бәйгегә әзерлекне бүгеннән үк башлап, юл кагыйдәләрен төгәл өйрәнү кирәклеген искәртте. Анда теләге булган 12 яшькәчә мәктәп укучылары катнаша ала. Быел җиңүгә ноутбук биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2014” бәйгесенә йомгак ясалды (фоторепортаж)
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше