Шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Шерстнев 90 яшьлек юбилее уңаеннан бу көннәрдә кунаклар кабул итте. Район башлыгы исеменнән шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды. Социаль яклау бүлеге, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, 4нче мәктәп волонтерлары һәрберсе ветеранга үзенчәлекле бүләкләр ясады. Гадәти көннәрдә...
Шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Шерстнев 90 яшьлек юбилее уңаеннан бу көннәрдә кунаклар кабул итте. Район башлыгы исеменнән шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды. Социаль яклау бүлеге, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, 4нче мәктәп волонтерлары һәрберсе ветеранга үзенчәлекле бүләкләр ясады.
Гадәти көннәрдә ике бүлмәле фатирында вакытын ничек үткәрергә белми аптыраган ветеранга 1 ноябрь зур бәйрәм булды.
- Без, өлкәннәр, аралашырга яратабыз. Кунаклар, балалар, оныклар килүен көтеп торам. Бүген дә менә берсен каршы алып, икенчесен озатып йөрүдән аякларым җиңеләеп китте, - дип каршы алды безне Валентин Филиппович.
Тумышы белән Смоленск өлкәсе Высокие Холмы авылыннан ул. Валентин Филипповичның үсмер еллары Смоленск шәһәрендә үтә. 1941 елда фашистлар илебезгә басып кереп Смоленскины бомбага тотканда 17 яшьлек егет шәһәр аэродромында эшли торган була. Алар сугыш башланып бер атна үтүгә, камалышта кала. Ә инде шәһәрне фашистлардан азат иткәч, Валентин Шерстнев Белоруссия фронтына китә. Биредә бик каты яралана, аның бер як калак сөяге шартлаудан зарарлана. Ул "Бөек Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә. Дәваланганнан соң автополкта хезмәт итә, әмма ярасының гел ачылып торуы сәбәпле, аны 1944 елда өенә җибәрәләр. 1946 елда алар Ефросинья Ивановна белән гаилә коралар, ике уллары - Алексей белән Александр туа. Сугыштан соң Смоленскида энергетика техникумында укып, инженерлык белгечлеге ала. Алар тормыш иптәше белән икәүләп энергетика тармагында эшлиләр. Зәйгә Шерстневлар гаиләсе 1962 елда күчеп килә. Валентин Филиппович ГРЭСта инженер булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә ул ялгызы яши, Чаллыда яшәүче ике улы гаиләсе, 4 оныгы, 7 оныкчыгы - аның даими кунаклары. Валентин Филипповичның фатиры пөхтә, тәртиптә булуына игътибар иттек. Аңа быел җәй көнендә ГРЭС фатирын өлешчә косметик төзекләндерүдә булышкан, шулай ук килешү нигезендә социаль яклау бүлеге хезмәткәре Наталья Феофанова ярдәм итә икән. Ул ветеранның бик кызыксынучан булуын, күп укырга яратуын, һәр яңалыктан хәбәрдар булуын әйтә.
- Валентин Филиппович олыгайганчы үзе машина йөртте, балыкчы, аучы иде. Аның районыбызның бер авылында умарталыгы да бар. Җәйләрен алар уллары белән шунда яшиләр. Ә кышкы чорда умарталарны микроскоп аша өйрәнеп, аларның сортын яхшырту максатында әллә нинди үзенчәлекле тикшерү-өйрәнү эшләре белән шөгыльләнә, - ди Наталья Феофанова.
Валентин Шерстнев элегрәк гитарада яратып уйнаган, шуңа күрә хәзер дә вакыт-вакыт аны кулына алып, йөрәк түрендәге яшьлек көйләрен яңарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев