"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары җыю дәвам итә. Акциягә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен "Энергия" стадионы, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә әйберләр җыю пунктлары эшли. Быел волонтерлар халык күп була торган учреждение, оешма, предприятиеләргә чыгып, хәйрия көне оештыра. Аның беренчесе узган җомгада хакимияттә үтте. Махсус тартмага...
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары җыю дәвам итә. Акциягә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен "Энергия" стадионы, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә әйберләр җыю пунктлары эшли. Быел волонтерлар халык күп була торган учреждение, оешма, предприятиеләргә чыгып, хәйрия көне оештыра. Аның беренчесе узган җомгада хакимияттә үтте. Махсус тартмага акчалата ярдәм салучылар шактый булды. Кичә исә шундый акция үзәк базарда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев