Санитар икеайлык дәвам итә. Бу эшнең мөһимлеген аңлаганнар акциягә теләп кушыла. Урта Баграж халкы әлеге җәһәттән авылга, Яңа урамга керү чатындагы биләмәне чүп-чардан, кипкән үләннән арындырып, агач-куаклар утыртып, парк булдырды. Бу эшнең башында авыл мәдәният йорты директоры Лариса Кузьмина торды. Матурлыкка, яшеллеккә гашыйк Ларисаның авылга керү урынын да матурлыйсы килә....
Санитар икеайлык дәвам итә. Бу эшнең мөһимлеген аңлаганнар акциягә теләп кушыла. Урта Баграж халкы әлеге җәһәттән авылга, Яңа урамга керү чатындагы биләмәне чүп-чардан, кипкән үләннән арындырып, агач-куаклар утыртып, парк булдырды. Бу эшнең башында авыл мәдәният йорты директоры Лариса Кузьмина торды. Матурлыкка, яшеллеккә гашыйк Ларисаның авылга керү урынын да матурлыйсы килә. Мәдәният хезмәткәре әйтүенчә, авыл йөзен аның урамнары гына түгел, аңа керү өлеше дә бизи. Аның идеясенә авылдан күпләр кушылды. Парк әлегә әйләндереп алынмаган. Хәзер авыл халкыннан шул тудырылган матурлыкны саклау сорала. Моның өчен мал-туарны иректә йөртмәү зарур. Тудырылган матурлыкны күп вакыт маллар йөреп пычрата. Уртак тырышлык белән булдырылган паркны ничек тә киләчәк буыннар өчен саклыйсы иде. Аның өчен һәркемдә хуҗаларча караш, җаваплылык булсын. Матурлык дөньяны коткара, ул һәркемгә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев