Акцияләр

Бала гомере өзелмәсен

"Игътибар, балалар!" Бөтенроссия профилактик акциясенең беренче этабы старт алды. Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне профилактикалау, юл кагыйдәләренә һәркемнең игътибарын арттыру максатында оештырылучы әлеге айлык ел саен җәйге каникуллар башланыр алдыннан 15 майдан игълан ителә. Аның кысаларында районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгариф идарәсе белән берлектә махсус план әзерләп, көчәйтелгән режимда...

"Игътибар, балалар!" Бөтенроссия профилактик акциясенең беренче этабы старт алды.

Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне профилактикалау, юл кагыйдәләренә һәркемнең игътибарын арттыру максатында оештырылучы әлеге айлык ел саен җәйге каникуллар башланыр алдыннан 15 майдан игълан ителә. Аның кысаларында районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгариф идарәсе белән берлектә махсус план әзерләп, көчәйтелгән режимда эшләүгә күчте.

"Игътибар, балалар!" айлыгын үткәрүнең төп максаты да - балаларга, әти-әниләргә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында тагын бер кат аңлату. Шул уңайдан мәктәпләр, балалар учреждениеләрендә әлеге темага лекцияләр, викториналар уздырыла. Балалар күп йөри торган урыннарда ЮХИДИ инспекторлары кизү тора, һәр хокук бозучы җитди контрольгә алына. Яшь юл кагыйдәсен бозучыларны ачыклау максатында махсус рейдлар оештырыла. Юл билгеләре тикшерелә.

"Игътибар, балалар!" айлыгының беренче этабы 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала гомере өзелмәсен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр