Акцияләр

Бала иминлеге – үзебездән!

Статистика мәгълүматларына күз салсак, Россиядә һәр дүртенче кеше - шәхси автомобиль хуҗасы. Һәм күпчелек машина йөртүченең кечкенә баласы бар. Гомумән, үз баласы булмаса да, машина йөртүчегә баланы пассажир буларак утыртып йөрергә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә руль артына утырган һәр кеше, кечкенә пассажирларга аеруча игътибарлы булып, саклык чаралары күрергә тиеш....

Статистика мәгълүматларына күз салсак, Россиядә һәр дүртенче кеше - шәхси автомобиль хуҗасы. Һәм күпчелек машина йөртүченең кечкенә баласы бар. Гомумән, үз баласы булмаса да, машина йөртүчегә баланы пассажир буларак утыртып йөрергә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә руль артына утырган һәр кеше, кечкенә пассажирларга аеруча игътибарлы булып, саклык чаралары күрергә тиеш. Бу уңайдан еш үткәрелүче «Балаларга - автокресло!» акциясе нәкъ менә кисәтү максатын күз уңында тота. 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр Татарстанда игълан ителгән акция кысаларында районда төрле профилактик чаралар оештырыла.

Мәктәп, балалар бакчаларында үткәрелгән җыелышларда ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен кабат искәртә, әлеге темага викториналар оештырыла. Ә бу көннәрдә ЮХИДИ белән яшьләр идарәсе шәһәр урамнарында рейдлар үткәрде. Балаларны тиешле таләпләр нигезендә утыртып йөртүчеләр бүләкләр алса, кагыйдә бозучыларга кисәтү брошюралары бирелде, алар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Чөнки махсус җайланмасыз баланы машинага утыртып йөртү - аның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына кую дигән сүз.

Чираттагы рейд вакытында мондый әсбапларны шактый гына кечкенә пассажирлар алды. Ә яшьләр идарәсе белгечләре кызларга - курчаклар, малайларга машина, канцтоварлар бүләк итте.

Кечкенә пассажирлар утырган машиналарны туктаткач, аларның яртысының кагыйдәләрне төгәл үтәмәве ачыкланды. Берәүләр саклык каешын гына эләктереп, кресло куеп торуны кирәк дип тапмаган. Ә бит көчле бәрелү булганда, баланың эчке органнарына зыян килә. Икенчеләр исә баланы бөтенләй эләктерми генә утырткан. Галимнәр исәпләвенчә, сәгатенә 50 километр тизлек белән барганда бәрелү вакытында ул 10 метр биеклектән егылып төшүгә тиң була икән. Димәк, баланы машинага махсус җайланмасыз, эләктермичә утырту - дүртенче каттагы рәшәткәсез балконда калдыруга тиң.

Рейд барышында алгы пассажир утыргычында баласын алдына гына утырткан әнигә дә юлыгырга туры килде. Ни эшләп болай саксыз йөрисез дигән сорауга, ир белән хатын кызарып чыкты. Хәзер штраф түләтәләр инде дип курыктылар, күрәсең. Кисәтү генә ясалгач, башка болай эшләмәскә сүз бирделәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Әзһәр Галимов һәм Юрий Константинов белдерүенчә, балаларын махсус җайланмалар белән эләктереп йөртү инспекторлар өчен генә кирәк дип уйлаучылар очрап тора икән әле. Ел башыннан район юлларында тиешле кагыйдәне үтәми балалар утыртып йөртүнең 581 очрагы теркәлгән. Һәм иң кызыгы - җайланмаларның инспекторга күрсәтү өчен генә машинада йөртү очраклары ачыкланган. Ә бит алар инспекторга түгел, безнең балаларыбызның иминлеге өчен кирәк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала иминлеге – үзебездән!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр