«Татарстанның чиста урманнары» акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды 27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды. Иң беренчеләрдән булып акцияне ГРЭС хезмәткәрләре башлады. Алар, көн дәвамында эшләп, 3 гектарда урман территориясен тәртипкә...
«Татарстанның чиста урманнары» акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды
27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды.
Иң беренчеләрдән булып акцияне ГРЭС хезмәткәрләре башлады. Алар, көн дәвамында эшләп, 3 гектарда урман территориясен тәртипкә салды. Урманчылар грэслылар эшләгән урынны үрнәк итеп куя. Күтәренке рухта башланган эшне мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары күтәреп алды, ә көннең икенче яртысында урман чистарту эшен шәһәрнең барлык предприятие, оешма, учреждениеләре дәвам итте. Дәүләт урман фонды территориясенә, шәһәр яны паркына кергән урыннарда 20 участок бүленеп, һәрберсенә җаваплы коллектив билгеләнде. Мәсәлән, "ТатЭК" предприятиесе үзенә билгеләнгән урынга оешманың йөк машинасы белән килеп, урманда ятып калган көнкүреш калдыкларын, корыган чыбык-чабыкны җыештырды һәм шунда ук машинага төяп озатты.
- Әлеге акциягә без - яшь хезмәткәрләр үзебез теләк белдереп чыктык. Урманнарыбызның чиста, матур булуына үз өлешебезне кертәсе килде. Беренчедән, акция әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләүне алга куйса, икенчедән, урман һавасын сулап, хозурланып йөрдек. Көннең пыскак яңгырлы булуына да карамастан, эшне кичектерми башкарырга булдык, моның өчен полиэтилен плащлар юнәттек, - дип үз фикерләрен белдерде "ТатЭК" хезмәткәре Алексей Вдовин. Урман эченәрәк кергәч, почта хезмәткәрләренә билгеләнгән участокка юлыктык. Коллективның үз йөк машинасы булмау сәбәпле, алар чүп-чарны юл читенәрәк бер урынга җыеп өяргә карар кылганнар. Соңрак, шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы транспорт җибәргәч, чүп-чарны төяп озатырга исәплиләр. Без урман чистарту акциясенә моннан берничә ел элек тә бик теләп кушылган идек, үзең тәртипкә китергән аланлыкның, ялт итеп калуын күрү күңелгә дәрт өсти бит ул, - ди почта хез-мәткәре Софья Маряшова.
Чыннан да, алтынга манылган урман аланнары тагын да яктырып киткәндәй булды. Өч көн дәвамында барлыгы 30 гектар мәйданда шәһәр яны урманнары корыган агач-куаклар, төрле чүптән арындырылды, райондашларыбыз саф һава чыганагы булган урман табигатен саклауга шул рәвешле үз өлешен кертте.
- Шәһәр яны урманнарын чистартуга һәр оешма теләп катнашуга без бик шат, чөнки урманчыларның гына һәр территориягә дә өлгереп бетү мөмкинлеге юк. Ике ел элек нәкъ менә шундый акция барышында күмәк өмә оештырып, урманнарны чистартуның инде нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Быелгы акциядә катнашучыларга шешә, төрле чүп-чарны күпләп җыярга туры килде дип әйтмәс идем. Күрәсең, кешеләр урманнарны чистартуда үзләре катнашкач, аңа сак карый башлады. Акция дәвамында безнең урманчылар корыган агачларны, куакларны кисеп торса, территорияләргә билгеләнгән коллективлар аларны машиналарга төяп озатты, - ди урман хуҗалыгы өлкән инспекторы Юрий Сухов.
Шәһәр яны урманнарын чистарту сәбәпле, зират тирәләре, чаңгы трассасы да чистарып калды. Кышын чаңгыга басып урман юлына чыгаручыларга чыбык-чабыкка төртелү куркынычы янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев