Акцияләр

Бөек Тукай теле

"Мин татарча сөйләшәм!" республикакүләм акциясендә 3нче мәктәп укучылары елда актив катнаша. Быел II һәм V сыйныф укучылары әлеге темага бәйле чараларда бик теләп эш алып барды. Алар татар телен үстерү максатын күздә тотып, линейка, КВН, ветеран белән очрашулар үткәрделәр, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында, үзәк китапханәдә, "Салават күпере" балалар бакчасында булдылар,...

"Мин татарча сөйләшәм!" республикакүләм акциясендә 3нче мәктәп укучылары елда актив катнаша. Быел II һәм V сыйныф укучылары әлеге темага бәйле чараларда бик теләп эш алып барды. Алар татар телен үстерү максатын күздә тотып, линейка, КВН, ветеран белән очрашулар үткәрделәр, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында, үзәк китапханәдә, "Салават күпере" балалар бакчасында булдылар, татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле халык биюләрен башкардылар, музыкаль инструментларда халкыбызның милли көйләрен күңелләрне тетрәндерерлек итеп уйнадылар. Болардан тыш, мәкаль әйтү, табышмакларның җавапларын табу, тылсымлы сүзләр өйрәнүгә дә игътибар ителде. Бергәләп татар халык уеннарын, бәйрәмнәрен искә төшерделәр. "Салават күпере" балалар бакчасындагы нәни дусларыбыз да актив булды. Алар да матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, үзара татар телендә сөйләшергә тырыштылар. Әйе, татар теле - дуслык теле. Без, төрле милләт вәкилләре, үзара дус-тату, бер-беребезне аңлап яшәгәндә генә, телебезне, гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәребезне саклап кала алырбыз.

Х. Хәлиуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бөек Тукай теле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр