Шәһәрдә һәм районда «Язгы игелек» атнасы кысаларында күптөрле чаралар үткәрелде. «Изгелек һәм дуслык», «Изге очрашу», «Сәламәтлек», «Хәтер», «Яшьләр матур шәһәр яклы» һәм башка шундый чаралар узды. Сәламәтлек көне уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәнең балалар бүлегендә "Шикәр чирле балаларга ярдәм" җәмгыяте авыру балалар өчен бушлай глюкометрлар таратты. Бу җәмгыять Чаллы шәһәрендә оешкан, аның...
Шәһәрдә һәм районда «Язгы игелек» атнасы кысаларында күптөрле чаралар үткәрелде. «Изгелек һәм дуслык», «Изге очрашу», «Сәламәтлек», «Хәтер», «Яшьләр матур шәһәр яклы» һәм башка шундый чаралар узды.
Сәламәтлек көне уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәнең балалар бүлегендә "Шикәр чирле балаларга ярдәм" җәмгыяте авыру балалар өчен бушлай глюкометрлар таратты. Бу җәмгыять Чаллы шәһәрендә оешкан, аның белән Линар Нуретдинов җитәкчелек итә.
Шикәр чире белән шәһәр һәм районда 9 бала исәптә тора. Шуларның 1се - мәктәпкәчә яшьтәге бала, калганнары - укучылар. Үзәк дәваханәнең балалар бүлеге мөдире Гүзәл Хәмидуллина әйтүенчә, исәптә торучы мондый балалар белән эш яхшы оештырылган, алар даими табиб күзәтүендә, елга бер мәртәбә Республика клиник хастаханәсендә тикшеренү үтә.
Шикәр чирен дәвалауга игътибар кимесә, ул аза башлый. Бу төр авыру соңгы елларда көчле һөҗүмгә күчте. Ул йогышлы авыру булмаса да, бөтен Җир шарына таралды. Коточкыч хәл, әлбәттә: бу чир бер тәүлек эчендә Җир шарында 10 мең кешене үзенең корбанына әйләндерә. Россиядә бүген диабеттан 3 миллион кеше интегә.
Бу авыру шундый тизлек белән ничек тарала соң? Моның ике сәбәбе киң таралган. Аның беренчесе - нәселдән килү, икенчесе - стресс. Әлбәттә, бу авыру белән кеше яшәргә өйрәнергә тиеш: үз вакытында препарат кулланырга, диета буенча тукланырга.
Мондый чирләргә юлыкмас өчен кешеләр бер-берсенә игътибарлы, итагатьле мөгамәләдә булсын иде. Алар ачу йөртмәсеннәр, чөнки ачу йөрткән кешене авыру ныграк та агулый.
Шикәр чире көтмәгәндә башлана. Шуңа күрә ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Беренче билгеләр буларак, андый баланың гел ашыйсы килә, авызы кибә, суны күп эчсә дә, сусавы басылмый. Ул күзгә күренеп ябыга икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Күп ашау, тәмәке тарту, алкоголь куллану кебек начар гадәтләр дә бу чир башлануга сәбәпче булырга мөмкин.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге дә "Язгы игелек" атнасы акция-сенә теләп кушылды. Чаллыдан "Шикәр чирле балаларга ярдәм" җәмгыяте аларның булышлыгы белән килде. Алар белән берлектә Зәйдә дә шундый җәмгыять оештырырга тырышырбыз, диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова.
Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә мондый авыру балалар өчен даруханәләр, махсус теш табиблары эшли һәм диабет белән чирләүчеләр үзәге төзү эше башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев