Акцияләр

Бәрәкәтле җәйләр килсен

Күптән түгел безнең Югары Шепкә мәктәбе шау-гөр килеп торды. Ни өчен дисезме? Балалар арасында кош оялары ясау буенча конкурс оештырылган иде. Һәр көнне укучылар мәктәпкә сөенә-сөенә кош оялары күтәреп килде. Нинди генә оялар юк иде! Берсеннән-берсе матур һәм уңайлы оялар ике дистәгә якынга җыелды. Бу эштә аеруча башлангыч сыйныф укучылары...

Күптән түгел безнең Югары Шепкә мәктәбе шау-гөр килеп торды. Ни өчен дисезме? Балалар арасында кош оялары ясау буенча конкурс оештырылган иде. Һәр көнне укучылар мәктәпкә сөенә-сөенә кош оялары күтәреп килде. Нинди генә оялар юк иде! Берсеннән-берсе матур һәм уңайлы оялар ике дистәгә якынга җыелды. Бу эштә аеруча башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты. Биология укытучысы Рания Наилевна кошларга багышланган чара да уздырды. Кошларның файдасы турында бик матур чыгышлар яңгырады. Соңыннан кызыклы сораулар һәм табышмакларга җавап бирделәр. Хәзер укучылар үзләре ясаган ояларны танып, андагы канатлы дусларын күзәтеп торачак. Ә балаларына кош оялары ясашкан әти-әниләргә чын күңелдән рәхмәт. Иң күп оя ясаучылар беренче сыйныфлар булды. Дөньялар имин булып, кошлар тавышларына куанып, исән-имин яшәргә язсын. Бәрәкәтле язлар-җәйләр килсен!

Рәзилә Салаватова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бәрәкәтле җәйләр килсен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр