Зәйнең 360 еллык юбилее уңаеннан «Яраткан шәһәребезгә - 360 игелекле эш» акциясе старт алды. Әлеге игелекле эшләрнең берсе булган "Бәхетле открытка" хәйрия проектында һәр зәйле катнаша ала. Ул ел дәвамында календарьда билгеләнгән бәйрәмнәрдә бердәм логотип төшерелгән тематик открыткаларны сатып алу белән бәйле. Мәсәлән, якынлашып килүче Гашыйклар көненә багышланган открыткаларга "Бәхетле...
Зәйнең 360 еллык юбилее уңаеннан «Яраткан шәһәребезгә - 360 игелекле эш» акциясе старт алды.
Әлеге игелекле эшләрнең берсе булган "Бәхетле открытка" хәйрия проектында һәр зәйле катнаша ала. Ул ел дәвамында календарьда билгеләнгән бәйрәмнәрдә бердәм логотип төшерелгән тематик открыткаларны сатып алу белән бәйле. Мәсәлән, якынлашып килүче Гашыйклар көненә багышланган открыткаларга "Бәхетле открытка. 360 игелекле эш" дип языла. Шулай ук туган көн, туй, гаилә бәйрәмнәре уңаеннан да махсус котлау открыткалары әзерләнәчәк. Аларны сатудан җыелган акча ишегалды балалар мәйданчыкларына спорт җиһазлары, атынгыч, карусельләр һ.б. алуга тотылачак. "Бәхетле открытка"ларны волонтерлар мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, оешма-предприятиеләргә, шәһәр урамнарына чыгып таратачак. "Энергия" стадионы каршына мондый открыткаларны сату өчен махсус киоск урнаштырыла. Әлеге проектны шәхси эшмәкәр Артем Сидоров тәкъдим итте. Әгәр дә оешма, предприятиеләр открыткаларны күпләп сатып алырга теләсә, аны шәхси эшмәкәрнең исәп-хисап счеты аша да эшли ала.
"Бәхетле открытка" проектының координаторы - яшьләр эшләре идарәсе. Алар халыкны бу акциядә актив катнашырга чакыра.
Ике яклы открытка - 20, ә "валентинка"лар 10 сум тора. Хәйрия акциясенә үз өлешегезне кертергә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев