Акцияләр

Бүлек эше белән таныштылар

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе акция оештыру инициативасы белән чыкты. Ул кадет сыйныфларында укучыларны район эчке эшләр бүлеге тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыруны күз уңында тота, балаларга тәртип сагын контрольдә тотуның ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт булуын аңлату бурычын куя. Акция кысаларында беренче экскурсия 6нчы...

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе акция оештыру инициативасы белән чыкты. Ул кадет сыйныфларында укучыларны район эчке эшләр бүлеге тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыруны күз уңында тота, балаларга тәртип сагын контрольдә тотуның ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт булуын аңлату бурычын куя.

Акция кысаларында беренче экскурсия 6нчы мәктәпнең V "В" һәм VII "А" сыйныфында укучылар өчен үткәрелде. Барлыгы 49 бала махсус автобуста эчке эшләр бүлегенә килде.

- Нигездә кадет сыйныфында укучыларны полиция һәм хәрби юнәлешләрдә кече яшьтән үк тәрбияләү күздә тотыла. Шуңа күрә без аларның эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге белән якыннанрак таныш булуын, ә аеруча кызыксынучыларга тирәнрәк мәгълүмат биреп, киләчәктә бу юнәлештәге һөнәргә мәхәббәт уятырга телибез, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге хезмәткәре Әзһәр Галимов.

Экскурсияне эчке эшләр бүлеге башлыгының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Николай Ефимов үткәрде. Иң башта укучылар беренче катта урнаштырылган мемориаль такта янына тукталды. Ул 1963 елда хезмәт вазифасын үтәгән вакытта һәлак булган участок инспекторы Иван Мельников истәлегенә куелган. Аннан экскурсия экс-криминалист Евгений Усманов кабинетында дәвам итте. Биредә заманча технология - "Папилон" системасы нигезендә бармак эзе алып, кешенең шәхесен тиз арада ачыклау мөмкинлеге күрсәтелде һәм гражданнар турында мәгълүматның Россия буенча бердәм базада саклануы әйтелде, ягъни хокук бозуда тоткарланучы шушы районнан булмаган очракта да, бердәм база аша аның кем булуы тиз арада ачыклана. Дежур бүлектә балаларга шәһәрдә урнаштырылган күзәтү камералары эшчәнлеге күрсәтелде, бүлеккә килгән шалтыратуларның республика Эчке эшләр министрлыгында да теркәлеп баруы, шаярып шалтыратучыларның зур суммада штрафка тартылу куркынычы булуы әйтелде.

Бүлекнең өченче катында оештырылган кечкенә музей да укучыларны битараф калдырмады. Алар монда тарихи материаллар, дәүләт бүләкләренә ия булган полиция хезмәткәрләре турында мәгълүмат, милиция династияләре һ.б. кызыклы экспонатлар белән таныштылар. Мәсәлән, кайнар ноктада хәрби хезмәт үткәндә "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән Роман Ярцевның ЮХИДИ бүлегендә эшләве укучыларда горурлык хисе уятты.

- Без нигәдер мондый зур бүләкләргә ия кешеләр үзенчәлекле булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ә тормышта алар гап-гади. Менә бүген зур бүләккә ия булучылар арасында үзебез белгән шәһәрдәшләребезне күрү мине дулкынландырды, - ди VII сыйныф укучысы Андрей Антонов.

Гомумән, балаларга да, аларның укытучыларына да экскурсия ошады.

- Мондый очрашулар, экскурсияләр баланың күзаллавын камилләштерә. Үз күзе белән күргән әйбер яшүсмер күңелендә ныграк истә кала. Киләчәктә бу эш традициягә әйләнсен иде, - ди сыйныф җитәкчеләре Гөлнур Садыйкова һәм Лилия Идиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүлек эше белән таныштылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр