14 майда "Кәеф ничек?" газетасы "Болгар" радиосы белән берлектә "Әбунәчеләр көне" акциясе үткәрде. Әлеге газета 7 ел нәшер ителә. Аның редакторы - җырчы Илназ Сафиуллин. Аның әйтүенчә, газета үзенең укучыларын тапкан, бүгенге көндә ул 24 мең тираж белән чыга. Газетаның үз йөзе бар, кайбер басмаларга караганда үзенең арзан булуы һәм...
14 майда "Кәеф ничек?" газетасы "Болгар" радиосы белән берлектә "Әбунәчеләр көне" акциясе үткәрде.
Әлеге газета 7 ел нәшер ителә. Аның редакторы - җырчы Илназ Сафиуллин. Аның әйтүенчә, газета үзенең укучыларын тапкан, бүгенге көндә ул 24 мең тираж белән чыга. Газетаның үз йөзе бар, кайбер басмаларга караганда үзенең арзан булуы һәм сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. 2012 елның икенче яртысыннан газетаның реклама өлеше кыскартылачак.
- Газетабызда һәр яңалык төгәл, ләкин аз гына күпертелеп бирелә, бу газета укучының игътибарын ныграк җәлеп итү өчен эшләнә, - ди ул.
Районда газета-журналларга язылу ничек бара? Почтамт хезмәткәрләре әйтүенчә, ул беренче яртыеллык белән бер дәрәҗәдә диярлек. Газета укучылар күбрәк күңел ачу, җырчылар тормышын, хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр язмышын яктырткан вакытлы матбугат белән кызыксына. Әлбәттә, шәһәр һәм район яңалыкларын яктыртучы "Зәй офыклары" газетасына да языла. "Зәй офыклары" газетасы авыл халкы арасында аеруча яратып укыла. Хәзер бик күп хезмәтләр компьютер белән башкарыла. Эштә көне буе монитор каршында утырганнан соң, яңалык, дөнья хәлләрен тагын компьютердан укып утырасы килми. Миңа калса, эштән арып кайткач, диванга ятып, яңа гына басылган газета укудан да тәмле нәрсә юктыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев