Акцияләр

Чаралар башланды

16 октябрьдән районда яшүсмерләр арасында тискәре күренешләр, хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар атналыгы башланды. Ул чәршәмбе көнне физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә махсус исәптә торучы, тәрбиягә авыр бире-лүче балалар һәм тренерлар, җәмәгать педагоглары катнашында эстафета ярышлары, мини-футбол уены белән башланды. 7нче мәктәптә наркоманиягә, төрле тәртипсезлекләргә каршы көрәшү буенча район мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре...

16 октябрьдән районда яшүсмерләр арасында тискәре күренешләр, хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар атналыгы башланды.

Ул чәршәмбе көнне физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә махсус исәптә торучы, тәрбиягә авыр бире-лүче балалар һәм тренерлар, җәмәгать педагоглары катнашында эстафета ярышлары, мини-футбол уены белән башланды. 7нче мәктәптә наркоманиягә, төрле тәртипсезлекләргә каршы көрәшү буенча район мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Якты Күл авылы мәктәбендә балаларга тирән эчтәлекле видеофильм күрсәтелде. Соңыннан укучылар аның буенча үзара фикер алышты, начар гадәтләрнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен тагын бер кат күңеленә сеңдерде. 17 октябрьдә 2нче мәктәптә шәһәркүләм ата-аналар конференциясе уздырылды. Ул балаларга карата кырыс мөнәсәбәтнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүенә багышланды. Атна дәвамында мондый чаралар барлык мәктәпләр, клублар, спорт учреждениеләрендә оештырылачак. Атналыкка йомгак 23 октябрьдә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чаралар башланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр