Акцияләр

Чистартыйк!

Яз матур килде. Санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Бу эштә торак милекчеләре ширкәтләре белән бергә һәркем җаваплылык тоя. Чәршәмбе, шимбә өмәләрендә район-шәһәр урамнары, оешма-предприятие биләмәләре, социаль объектлар тирәләре чистарып калды. Әмма чистартылмыйча, тәртипкә китерелмичә калган бакча һәм гараж ширкәтләре бар әле. Әлеге рәсемдә сез шәһәрнең "Тепловик" гараж ширкәтен күрәсез. Трасса...

Яз матур килде. Санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Бу эштә торак милекчеләре ширкәтләре белән бергә һәркем җаваплылык тоя. Чәршәмбе, шимбә өмәләрендә район-шәһәр урамнары, оешма-предприятие биләмәләре, социаль объектлар тирәләре чистарып калды. Әмма чистартылмыйча, тәртипкә китерелмичә калган бакча һәм гараж ширкәтләре бар әле.

Әлеге рәсемдә сез шәһәрнең "Тепловик" гараж ширкәтен күрәсез. Трасса янәшәсендә урнашкан әлеге ширкәт җыештырылган дип әйтеп булмый. Һәр гараж хуҗасы чүп-чарын янәшә-тирәгә чыгарып куюны мәгъкуль күрә. Гараж артлары, гараж аралары чүп-чарга, иске йорт җиһазы белән тулган. Йә Хода, нәрсәләр генә юк анда?! Пластик шешәләр, пыяла ватыклары, иске чүпрәк-чапрак, металл ватыклары дисеңме... Берәү-нең гараж кырында саз-балчыкка баткан бәрәңге өеме (су баскан булгандыр инде) тора. Көнкүреш калдыклары төялгән төргәкләр дә ауный. Бер өем чүпне бераз эттергәннәр, аңа чебен-черки җыелган. Уңга карасаң да чүп, сулга карасаң да чүп... Болар бит күктән төшмәгән, яңгыр суы белән дә килмәгән. Шушы ширкәттәге гараж хуҗалары "хикмәте". Шунысы гаҗәп, биләмәне чүп-чардан кем килеп арындырыр дип уйлыйлар икән алар?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чистартыйк!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр