Акцияләр

Эксперт ролен үтәде

Шәһәрдә "Ә сезнең балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелгәнме?" дип исемләнгән акция үтте. Аның кысаларында мәктәпләрнең волонтерлар отрядлары ишегалды мәйданчыкларына рейдлар ясады. Яшь экспертлар атынгычлар, таучык, карусельләр, утыргычларның төзеклеген тикшерде, ком савытларының ком белән тутырылышын, 3 төрле буй озынлыгына көйләнгән турникларның һәр урында булу-булмавын карады. Һәр кимчелек язып барылды. Алар бигрәк тә...

Шәһәрдә "Ә сезнең балалар уен мәйданчыклары төзекләндерелгәнме?" дип исемләнгән акция үтте. Аның кысаларында мәктәпләрнең волонтерлар отрядлары ишегалды мәйданчыкларына рейдлар ясады. Яшь экспертлар атынгычлар, таучык, карусельләр, утыргычларның төзеклеген тикшерде, ком савытларының ком белән тутырылышын, 3 төрле буй озынлыгына көйләнгән турникларның һәр урында булу-булмавын карады. Һәр кимчелек язып барылды. Алар бигрәк тә уен корылмалары, турникларның һәр җирдә дә булмавына, буяу эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылмавына, кайбер мәйданчыкларның чүпле булуына юлыктылар. Кимчелекләр турындагы документ балалар мәйданчыкларын төзекләндерергә тиешле оешма, предприятиеләргә җибәрелде. Берникадәр вакыт үткәч волонтерлар әлеге кимчелекләрнең ни дәрәҗәдә бетерелүен күзәтү йөзеннән кабат рейдка чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эксперт ролен үтәде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр