Акцияләр

Гадәттән тыш хәл туу куркынычы булганда яки гадәттән тыш

«"Һәркем игътибарына» сигналы булганда Россия Федерациясенең һәр гражданины хәрәкәт итү тәртибен белергә тиеш, шунлыктан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бу турыда исегезгә төшерә. Экстремаль хәл туу куркынычы очрагында яки туганда (авария, катастрофалар, табигый бәла-каза, һавадан куркыныч, химик, радиоактив һәм башка куркыныч янаганда) куркынычка дучар булган...

«"Һәркем игътибарына» сигналы булганда Россия Федерациясенең һәр гражданины хәрәкәт итү тәртибен белергә тиеш, шунлыктан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бу турыда исегезгә төшерә.

Экстремаль хәл туу куркынычы очрагында яки туганда (авария, катастрофалар, табигый бәла-каза, һавадан куркыныч, химик, радиоактив һәм башка куркыныч янаганда) куркынычка дучар булган шәһәр, торак пунктларда, авыл хуҗалыгы объектларында сирена, гудок, башка тавыш бирү сигналлары, махсус машина сигналлары кабызыла. Болар - махсус "Һәркем игътибарына" дигәнне аңлатучы бердәм сигналлар һәм беренче чиратта халыкның игътибары тагын да мөһимрәк хәбәр булачагына юнәлтелергә тиеш. Сүз белән хәбәр иткәнче, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен электромеханик һәм электрон сиреналар кабызыла, халык та чыбыклы приемник, радио, телеприемник һ.б. хәбәр тыңлардай җиһазларны кабызырга тиеш.

Әлеге сигнал булуга нәрсә эшләргә?

Әгәр сез өйдә, эштә, җәмәгать урынында икән, сирена яки "Һәркем игътибарына" тавыш сигналы ишетсәгез, кичекмәстән "Россия-1", "Россия-2", "Россия-Культура", "Россия-24", "ТНВ" каналларын кабызыгыз. "Һәркем игътибарына" тавыш сигналы беткәннән соң телевидение каналлары һәм радио буенча килеп туган хәл һәм халыкның ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге турында хәбәр биреләчәк.

Һәр өлкән кеше сирена тавышының "Һәркем игътибарына" сигналы булуын үзе дә аңларга, балаларга да аңлата белергә тиеш. Сирена тавышыннан куркып калмаска, аның сәбәпләрен аңлатканны көтәргә кирәк.

Сүз белән җиткерелгән хәбәрне ахырына кадәр тыңларга һәм тиешле күр-сәтмәләрне үтәү зарур. Әгәр сез ишетеп бетермәсәгез яки аңламыйча калсагыз, мәгълүмат чыганакларын сүндермәгез, хәбәр тагын бер кат кабатланачак.

Шуны исегездә тотыгыз, иң беренче чиратта документлар, акча һәм мөмкинлектән чыгып, 1 тәүлеккә җитәрлек юешләнми торган төргәктә азык-төлек запасы һәм су алырга кирәк.

Әгәр сез эштә, предприятие территориясендә яки цехта сигнал ишетсәгез, эш процессын, телефон аша сөйләшү, киңәшмәне туктатыгыз, шау-шулы цехта булсагыз, станокны, машинаны сүндерегез, әгәр болар мөмкин булмаса, якындагы радиоүзәккә барыгыз. Урамда булсагыз, якындагы урам радиосы янына килеп, хәбәрне тыңлагыз һәм тәкъдим ителгән киңәш буенча хәрәкәт итегез.

Сүз белән хәбәрне тыңлаганнан соң гражданнар нинди куркыныч янавы һәм саклану өчен ничек эш итәргә кирәклеген аңлый.

Алынган хәбәр турында җитәкчелеккә, коллегаларга җиткерергә кирәк. Өйдә булсагыз, бу турыда гаилә әгъзалары, күрше-тирәләргә хәбәр итегез. Бернинди паника һәм имеш-мимешләргә юл куймагыз. Игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз һәм үзегез дә паникага бирелмәгез. Дөрес һәм төгәл эш иткәндә, бернинди зыян килүләргә дә юл куелмас. Балаларны бакчадан яки мәктәптән алмагыз. Сез моның белән аларны куркынычсыз урынга җибәрүне тоткарлаячаксыз. Мондый очракта балалар турында кайгыртучылар бар. Алар иминлеге беренче чиратта кайгыртыла. Куркынычның дәрәҗәсен, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм аңлы хәрәкәт итү сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калуда ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гадәттән тыш хәл туу куркынычы булганда яки гадәттән тыш
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр