Акцияләр

Газета акциясе

Исәнмесез, кошкайлар, Безнең якын дускайлар Тышта яз, күктә кояш көлә, Гөрләвекләр ага ашкынып. Күңел җирси, тәндә көч-дәрт арта, Йөрәккәем тибә ярсынып. Тышта яз, җиһан нурга чумган, Умырзая башын калкыткан. Күңелендә хисләр өермәсе - Яшьлегемә гүя кайтылган. Тышта яз, йомшак җилләр исә, Алмагачлар яфрак яралар. Табигатьне сизәм шундый итеп - Дөнья...

Исәнмесез, кошкайлар,

Безнең якын дускайлар

Тышта яз, күктә кояш көлә,

Гөрләвекләр ага ашкынып.

Күңел җирси, тәндә көч-дәрт арта,

Йөрәккәем тибә ярсынып.

Тышта яз, җиһан нурга чумган,

Умырзая башын калкыткан.

Күңелендә хисләр өермәсе -

Яшьлегемә гүя кайтылган.

Тышта яз, йомшак җилләр исә,

Алмагачлар яфрак яралар.

Табигатьне сизәм шундый итеп -

Дөнья әллә кабат яралган.

Тышта яз, җылы яңгыр ява,

Моңландырып күкләр күкри.

Якты өмет, изге теләк белән

Яшәүне без дәвам иттерик.

Җылы яклардан кошларның безгә - туган якларына кайтуы боларга тагын өзелмәс моң, көй, симфония өсти, каткан бәгырьләрне йомшарта, яшьләрдә дуслык, мәхәббәт хисләре уята, өлкәннәрнең йөзен яктырта. Кошларның әйләнеп кайтуы белән бәйле хатирәләр искә төшә, күңел нечкәрә. Без кулыбызга пычкы, чүкеч, балта тота башлагач, сыерчык оялары ясап үстек. Мин ничә сыерчык оясы ясаганымны инде хәтерләмим дә. Шәһәргә килеп, бакча алгач та, анда беренче эшне сыерчык оясы ясаудан башладым. Ә инде ояңны үз итеп, сыерчык килүе үзе бер эчкә сыймаслык шатлык иде. Күршеләр кайчак ояңа быел чыпчык ияләшкән бит, дисә дә, ояласын, ул да кош бит, дия идем. Шулай итеп, мин чыпчыкны да иптәш, дус иттем. Улларым да сыерчык оясын ясауны хуп күреп, теләп башкардылар. Шуны белегез, кошларны ярату кешеләрне тискәре уйлардан арындыра, аларда киң күңеллелек тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Газета акциясе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр