Районда акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында, Зәй халкы ярдәменә таянып, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә буш торган, файдаланылмыйча яки тиешенчә файдаланылмыйча, яисә ниндидер шикле максатларда файдаланылучы биналар, җир кишәрлекләрен ачыклау планлаштырыла. Бу эш ел ахырына кадәр алып барыла. Акциянең үзенчәлеге бу турыда мәгълүмат туплау гына түгел, ә файдаланылмый яки тиешенчә...
Районда акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында, Зәй халкы ярдәменә таянып, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә буш торган, файдаланылмыйча яки тиешенчә файдаланылмыйча, яисә ниндидер шикле максатларда файдаланылучы биналар, җир кишәрлекләрен ачыклау планлаштырыла. Бу эш ел ахырына кадәр алып барыла.
Акциянең үзенчәлеге бу турыда мәгълүмат туплау гына түгел, ә файдаланылмый яки тиешенчә кулланылмый торган милекне алга таба сафка кертү юллары буенча тәкъдимнәрне тыңлап, халык белән бергәләп хәл итү. Әлеге мәсьәләләр буенча теләк-тәкъдимнәрне эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр 7-23-96, 7-23-95, 3-58-08, 3-19-55 телефоннарына шалтыратып җиткерергә, PZIO.zainsk@tatar.ru электрон адресына язарга, хат булганда - ТР, Зәй шәһәре, Казан урамы, 8 (җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы) адресына юлларга мөмкин. Сездән хәбәрләр көтәбез. Зәйлеләр әлеге акциягә битараф калмас, шәт. реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев