Игезәкләр Алисә белән Алинә Искәндәровалар бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаган. Әлеге кызлар моннан 22 ел элек Игезәкләр йолдызлыгы астында туганнар. Татар гимназиясеннән соң Казан энергетика институтының җәмәгать оешмалары белән эшләү факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаганнар. Тиздән алар кулларына диплом алачаклар. Практиканы «ТНВ-Яңа гасыр» каналында үткәннәр, үзгәрен эшлекле итеп күрсәткән...
Игезәкләр Алисә белән Алинә Искәндәровалар бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаган. Әлеге кызлар моннан 22 ел элек Игезәкләр йолдызлыгы астында туганнар. Татар гимназиясеннән соң Казан энергетика институтының җәмәгать оешмалары белән эшләү факультетын бик яхшы билгеләренә тәмамлаганнар. Тиздән алар кулларына диплом алачаклар. Практиканы «ТНВ-Яңа гасыр» каналында үткәннәр, үзгәрен эшлекле итеп күрсәткән кызларны бик тиз үз иткәннәр, укып бетергәч үзләрен бирегә эшкә чакырганнар.
Кызлар холыклары буенча бер-берсенә охшамаган, берсе сабыр булса, икенчесе кызу. Аш-су, камыр ризыклары әзерләүгә осталар. Спортны үз итәләр, велосипедта йөрергә яраталар. Икесе дә максатына ирешә торганнардан, оптимист рухлы, ярдәмчел, туганҗанлылар. Йола-гадәтләрне үз итәләр, телгә, туган җиргә хөрмәтләре зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев