Акцияләр

Игезәкләр – бизәкләр

Әлеге фотосурәттәге мөлаем игезәкләр - Лиана белән Диана Шабановалар. Алар Зәйдә туып-үсеп, шәһәребезнең 3нче мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлаганнар. Кызлар икесе дә спортны ярата, бассейн, фитнеска йөриләр. Башкару осталыклары көчле - бию түгәрәгенә, «Энергетик» Мәдәният сараена «Русская душа» ансамбленә йөрергә дә вакыт табалар. Әлеге ансамбльдә биш ел осталыкларын чарлыйлар. Мәктәп, шәһәркүләм...

Әлеге фотосурәттәге мөлаем игезәкләр - Лиана белән Диана Шабановалар. Алар Зәйдә туып-үсеп, шәһәребезнең 3нче мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлаганнар. Кызлар икесе дә спортны ярата, бассейн, фитнеска йөриләр. Башкару осталыклары көчле - бию түгәрәгенә, «Энергетик» Мәдәният сараена «Русская душа» ансамбленә йөрергә дә вакыт табалар. Әлеге ансамбльдә биш ел осталыкларын чарлыйлар. Мәктәп, шәһәркүләм чараларда бергә җырлыйлар. Мәктәпне тәмамлагач, мәдәният тармагы буенча югары белем алу хыялы белән яналар. Диана тыныч, сабыррак, Лиана кыю, үҗәтрәк, эшкә тотынганчы, жиде кат уйлый, ди әниләре Эльвира. Кызлар - әниләренә хуҗалыкта зур ярдәмче, киңәшчеләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игезәкләр – бизәкләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр