Хөрмәтле зәйлеләр! "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан итә. Каләм тибрәтүче зәйлеләрне, яшенә бәйсез рәвештә, конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурс дәвамында яхшы дип табылган шигырьләр даими рәвештә газета битләрендә урын алачак һәм "Замандаш" татар...
Хөрмәтле зәйлеләр!
"Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан итә. Каләм тибрәтүче зәйлеләрне, яшенә бәйсез рәвештә, конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурс дәвамында яхшы дип табылган шигырьләр даими рәвештә газета битләрендә урын алачак һәм "Замандаш" татар радиосы дулкыннарында яңгыраячак. Конкурска йомгак 1 июльдән соң ясала.
Туган Зәебез, аның тырыш халкына, бай табигатенә багышланган шигырьләрегезне редакциягә юллагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев