Үтә гомер, искән җилләр кебек, Кай арада кыш үтеп киткән. Әле генә озатып калган кошлар, Исән-имин кайтып та җиткән. Туган җиргә әйләнеп кайттык, диеп, Гөр-гөр килеп куанышалар. Чыбык-чабыкларны җыя-җыя, Парлап-парлап оя коралар. Авылларга тагын ямьнәр керде, Сайрар кошлар кире кайттылар. Үзләренең яшәгән ояларын, Ялгышмыйча, эзләп таптылар. Нәкыя Гайфуллина.
Үтә гомер, искән җилләр кебек,
Кай арада кыш үтеп киткән.
Әле генә озатып калган кошлар,
Исән-имин кайтып та җиткән.
Туган җиргә әйләнеп кайттык, диеп,
Гөр-гөр килеп куанышалар.
Чыбык-чабыкларны җыя-җыя,
Парлап-парлап оя коралар.
Авылларга тагын ямьнәр керде,
Сайрар кошлар кире кайттылар.
Үзләренең яшәгән ояларын,
Ялгышмыйча, эзләп таптылар.
Нәкыя Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев