Иртән дәрес башланганчы сыйныфта балалар төрле темаларга сөйләшәләр. Бүгенге тема кошлар турында иде. - Бүген мин иртән матур кош күрдем. Канатлары яшькелт сары, койрыгы белән күкрәге кара. Нинди кош икән? Безнең әби "сары сандугач баласы" дип җырлый, сандугач микән әллә ул? - ди I сыйныфта укучы Рөстәм. -Сандугач түгел ул,...
Иртән дәрес башланганчы сыйныфта балалар төрле темаларга сөйләшәләр. Бүгенге тема кошлар турында иде.
- Бүген мин иртән матур кош күрдем. Канатлары яшькелт сары, койрыгы белән күкрәге кара. Нинди кош икән? Безнең әби "сары сандугач баласы" дип җырлый, сандугач микән әллә ул? - ди I сыйныфта укучы Рөстәм.
-Сандугач түгел ул, песнәк. Песнәк - урман кошы, азык эзләп килгән, - дип җавап бирде табигатьне күзәтергә яратучы Алеша.
Шушы сөйләшүгә башкалар да кушылды. Китте бәхәс, шау-гөр, кем кайчан нинди кош күргән, кайсы кош иң зур, иң кечкенә, кайсы файдалырак һәм башкалар... Бу теманы әйләнә-тирә дәресендә дә дәвам иттек.
-Әйдә, кошларга җимлек куйыйк, - диде Илназ. - Бер такта аласың, аның дүрт почмагына җеп тагасың. Такта өстенә бөртекләр сибәсең. Кошлар килеп шул бөртекләрне чүплиләр.
-Ә песнәкләр ит, май яраталар, - дип сүзгә кушылды Коля.
-Җылы яклардан кайтканда кошлар бик ара, талчыгалар икән. Каз-үрдәк, аккошларны начар кешеләр аталар да, - диде кошларны кызганудан күз яшьләренә тыгылган Зифа.
Кошлар турында күп сөйләштек без бу көнне. Сыйныф бүлмәсендәге китапханәбездән Нияз Хәкимуллинның "Алар яшәргә тиеш", Гарәфи Хәсәновның "Елның дүрт фасылы", Н. Сладковның "Тылсымлы бүрек", С. Могилевскаяның "Птица-синица" китапларын табып алдык, ул китапларда да кошлар турында күп мәгълүмат язылганын белде укучылар. Дәрес ахырында җимлекләр ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, ә сыерчыклар килүгә, оялар әзерләп куярга килештек.
Сүзләрендә тордылар укучылар: төрле җимлекләр ясадылар. Иң яхшы җимлекләрне Николай Прохоров һәм Илсаф Шәфигуллин ясаган булып чыкты. Ә көтеп алынган кунакларыбыз - сыерчыкларга ояларны беренчеләрдән булып Рөстәм Хәбриев, Диләрә Насыйрова, Илнар Зарипов, Регина Насыйровалар ясап килде. Бүген инде без сыйныфыбыз каршындагы сылу каеннарда сыерчыклар җырын рәхәтләнеп тыңлыйбыз.
Миләүшә Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев