Кышлардан соң килгән язлар белән туган якларына кошлар да әйләнеп кайта. Март башында ук күренгән кара каргалар нигәдер быел соңарыбрак авылларда күренделәр. "Карр-карр", дип үзләренчә "җырлашкан" каргаларыбыз сагындырып та өлгерделәр. Без бит аларны язның беренче хәбәрчеләре буларак көтеп алабыз. Быел яз соңарыр микәнни дигән уй баштан йөгереп үтте. Кышның азагы...
Кышлардан соң килгән язлар белән туган якларына кошлар да әйләнеп кайта. Март башында ук күренгән кара каргалар нигәдер быел соңарыбрак авылларда күренделәр. "Карр-карр", дип үзләренчә "җырлашкан" каргаларыбыз сагындырып та өлгерделәр. Без бит аларны язның беренче хәбәрчеләре буларак көтеп алабыз. Быел яз соңарыр микәнни дигән уй баштан йөгереп үтте. Кышның азагы салкын булу сәбәпле, җылы, кояшлы көннәр бик тә сагындырган иде инде.
Өебез кырында гына берничә каен агачы үсә. Шул каеннарга кайтып каргалар һәр елны оя коралар, бала чыгаралар иде. Тик соңгы елларда аларга тынгылык бетте. Аптырагач каеннар кырында урнашкан чыршыларга оя кора башладылар, чөнки каенлыкта яңа хуҗа - ябалак барлыкка килде. Көннәрнең берендә нигә бу каргалар каркылдашалар дип чыксам, каенда ябалак гөргелдәп утыра. Шул көннән кара каргаларга рәт бетте. Һәр көнне, вакыты җитеп постына баскан каравылчы кебек, ябалак та каенлыкка килеп куна. Каргаларның кич белән тыннары да чыкмый. Тирә-юньдә тынлык хөкем сөрә. Иртәнгә тикле бүген тыныч йоклыйбыз икән дим. Тик иртән ябалак каядыр югала, якындагы урманга оча торгандыр инде. Көндезләрен аңа да ял итәргә кирәк бит. Көне буе урам буйлап чабышкан техника, бала-чага тавышы аны да тынгысызлый торгандыр. Менә шуннан карга туе башлана да инде. Каргалар сөенечләреннән, әй, каркылдашалар, әй, гапләшәләр. Тагын да ныграк "җырлаша" башлыйлар. Шулар тавышына уянганнан соң йокы кача да инде. "Без тордык, син нигә йоклап ятасың", - дип кычкырышалар, ахыры. Нигә тагын бер-ике сәгать постыңда тормадың инде, ябалак, дип куям кайбер көннәрне. Йокым туяр иде, димен... Сабыр, сабыр! Әле яңа гына каргаларны сагынам дигән идең, нигә зарланасың? Бер-ике ай каркылдашкан карга тавышына гына сабыр итәрсең. Озак тормый алар. Матур җәйләр тиз үтәр, алар да күчеп китәр. Алар китүгә кыска көннәре һәм пыскак яңгырлы көзләре, ә аннан соң салкын кышлар килеп тә җитәр.
Гөлсәрия Нуриева , Бигеш мәктәбенең биология укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев