Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле "әти", "әни", "бабай", "әби" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез - татар теле. Тел тормышта зур урын тота. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел...
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле "әти", "әни", "бабай", "әби" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез - татар теле. Тел тормышта зур урын тота. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләкләрен, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Татарстанда инде берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үткәрелә. Аның максаты - татар телен өйрәнүне көчәйтү, икетеллелек шартларында республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү. Без, 6нчы мәктәп укытучылары һәм укучылары, ел да бу акциядә бик теләп катнашабыз. Быел да башлангыч сыйныфта укучы сәләтле балалар көче белән концерт программасы төзелде. Әлеге концерт белән укытучылар З. Данилова, Л. Әхмәтҗанова җитәкчелегендә укучылар "Салават күпере" бакчасына юл тотты. Алар бакча балалары алдында чыгыш ясады. Укучыларыбызның чыгышын балалар көчле алкышларга күмде.
Икенче көнне Р. Нәбиуллина, Р. Зиатдинова укучылары "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә барды. Сәламәтлекләрен ныгытучы апалар, әбиләр концертны бик яратып карады. Алып баручы Ләйсән Нәбиуллина һәм Дилияр Борһанов аларның күңелләренә бик хуш килде. Аларның оста итеп тамашаны алып баруына, матур итеп сөйләвенә сокландылар. Кат-кат рәхмәтләрен әйтеп: "Күз тимәсен, рус телле балалар бигрәк матур итеп татарча җырлый, шигырь укый", - дип уңышлар теләп озатып калдылар.
Күңелле очрашулар 6нчы мәктәптә дәвам итте. "Энҗе" һәм "Урман әкияте" бакчаларының әзерлек төркеме балаларын укытучылар М. Миннегулова һәм М. Нәҗметдинова кунакка дәште. Кунаклар алдында укучылар үзләренең татарча яхшы белүләрен, талантларын күрсәттеләр. В. Габдрахимова балалар белән мавыктыргыч уеннар уйнады. Бакча балалары үзләренең беренче "бишле"ләрен алып, сөенеп кайтып китте.
Бу чаралар балалар һәм өлкәннәрнең күңелләрендә кызыклы бер хатирә булып озак сакланыр.
М. Миннегулова, Р. Нәбиуллина,
укытучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев