Пенсионерлар игътибар үзәгендә: өч ел инде республикада әлеге контингент кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү бара. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге оештырган 36 сәгатьлек курсларда 30 меңнән артык пенсионер укыган. Татарстанда тиздән пенсионерларны компьютер нигезләренә өйрәтүче «Интернет-долголетие» дигән яңа проект старт алачак. Сишәмбе көнне ТР Министрлар...
Пенсионерлар игътибар үзәгендә: өч ел инде республикада әлеге контингент кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү бара. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге оештырган 36 сәгатьлек курсларда
30 меңнән артык пенсионер укыган. Татарстанда тиздән пенсионерларны компьютер нигезләренә өйрәтүче «Интернет-долголетие» дигән яңа проект старт алачак.
Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды. Бу проектта пенсиягә чыгу алдында торучылар, туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсия алучылар да катнаша ала. Әлеге проект нигезендә 10 мең кешене укыту планлаштырыла. Өлкәннәр бөтендөнья челтәре мөмкинлекләре, электрон почта, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, һәртөрле презентацияләр ясарга өйрәнәчәк.
Районда өч елда 150 пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнгән. Быел "Интернет-долголетие" проекты буенча курслар үтәргә 30 кеше теләк белдергән. Моның өчен мәшгульлек үзәгенә барып, гариза язу кирәк. Теләге булганнар форсатны кулдан ычкындырмас, шәт. Укулар балалар иҗат йортында 1 февральдән башланды, ул 72 сәгатькә исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев