Акцияләр

Кошларга игътибарлы булыйк!

1 апрель - Кошлар көненә багышланган тәрбия дәресендә класс җитәкчебез Лариса Михайловна безгә яз хәбәрчеләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Канатлы дусларыбызның күпчелеге җылы яклардан безгә - шушы көннәрдә, ә карлыгач, керәшә, күкеләр майда гына килә. Туган ягыбызга сыерчыклар, тургайлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын салгач кына чын яз килгән сыман. Мәсәлән,...

1 апрель - Кошлар көненә багышланган тәрбия дәресендә класс җитәкчебез Лариса Михайловна безгә яз хәбәрчеләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Канатлы дусларыбызның күпчелеге җылы яклардан безгә - шушы көннәрдә, ә карлыгач, керәшә, күкеләр майда гына килә. Туган ягыбызга сыерчыклар, тургайлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын салгач кына чын яз килгән сыман. Мәсәлән, сыерчык үз җырын җырламый, ә башка кошлардан отып алган көйләрне кабатлый икән. Аның сайравында кайвакыт бака тавышы, чыбыркы шартлаткан, эт өргән авазлар да ишетелгәләп куя. Сыерчык кеше сөйләмен үзләштерүдә бик зиһенле, читлектә асраганда ул хәтта попугайлардан остарак итеп сөйләшергә өйрәнә, ди. Башка кошлар турында да төрле фактлар белдек, викторина сорауларына җаваплар таптык.

Кыш айларында да без кошларны онытмадык. Мәктәп буенча соңгы елларда кошларга җимлекләр ясап элүдә - без беренче. Җимлекләрнең ниндиләре генә юк! Өйдә аларны ясарга безгә әтиләр, абыйлар булышты. Кошлар ашханәсен тәрәзә каршында үскән чыршы агачларына урнаштырдык. Кемнең җимлегенә нинди кош, ничәү килгәнен карап күзәтеп, даими җимнәрен өстәп торабыз.

Без кошлар турында кайгыртырга кирәклеген беркайчан да истән чыгармыйбыз: яз җитүгә, ояларның яңаларын ясыйбыз, искеләрен чистартабыз. Килегез, кошкайлар, без сезне көтәбез!

Язилә Мөхәммәтҗанова, Кадер урта мәктәбенең IV класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кошларга игътибарлы булыйк!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр