Акцияләр

Кыш бабай өйгә килде

20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «Полиция Кыш бабае» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрә. Ул аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә авыр бирелүче балалар күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салу максатында оештырыла. Безнең районда әлеге акция ведомствоара чарага әверелеп, аеруча күркәм төс алды. Эчке эшләр бүлеге, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре...

20 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «Полиция Кыш бабае» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрә. Ул аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә авыр бирелүче балалар күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салу максатында оештырыла.

Безнең районда әлеге акция ведомствоара чарага әверелеп, аеруча күркәм төс алды. Эчке эшләр бүлеге, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль авыр хәлдәге, аз керемле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның күңеленә бәйрәм рухы өстәде.

Полиция хезмәткәрләренең һәрберсе әлеге хәйрия акциясенә үз өлешен кертте һәм җыелган суммага 69 балага бүләкләр алынды.

- Әлеге категориягә керүче балаларның барысын да бүләкләр белән тәэмин итү максатында акцияне, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән берлектә, оештырырга булдык, - ди полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы Юрий Бурмистров.

Изге ният белән балаларга бәхетле минутлар бүләк итәргә чыккан әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызын, кар бабайны һәм полиция хезмәткәрен һәр йорт, фатирда җылы каршы алдылар. Кечкенә балалар, берсен-берсе уздырып, Кыш бабайдан бүләк алу өчен шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Мәсәлән, биш балалы Черновлар гаиләсенә Кыш бабай һәм Кар кызының килеп керүе чын мәгънәсендә могҗиза булды. Балаларның өлкәнрәкләре һөнәрләрен күрсәтергә ашыкса, кечкенәләр Кыш бабайның сакалын тартып карарга, капчыгын капшарга өлгерде. Башка фатирларда да кунакларны тиз генә чыгарып җибәрергә ашыкмадылар. Һәр бала төрле уенчыклар, тәм-томга ия булды. Аларның чын күңелдән сөенүләрен күргән социаль хезмәткәрләр Гүзәл Курбатова, Рәмзилә Тютина, Земфира Кузнецова үзләре дә күңел күтәренкелеге кичерделәр. Ә гомумән, акция барышында 270ләп балага яңа ел бүләкләре тапшыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кыш бабай өйгә килде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр