Акцияләр

Машинаңны тротуарга куйма!

Транспорт чараларын тротуарларга куеп, үзләренә ничек уңайлы шулай эшләргә мөмкин дип уйлаучы гамьсез машина йөртүчеләр шактый хәзер. Тротуарның җәяүлеләр өчен махсус юл икәнен оныталар яки машинага утыргач, җәяүле хокуклары белән кайберәүләрнең бөтенләй санлашып торасы килми. Алар үз гамәлләре белән башкаларга уңайсызлык тудыру хакында уйлап та карамыйлар. Әле ярый законнар чыгып...

Транспорт чараларын тротуарларга куеп, үзләренә ничек уңайлы шулай эшләргә мөмкин дип уйлаучы гамьсез машина йөртүчеләр шактый хәзер. Тротуарның җәяүлеләр өчен махсус юл икәнен оныталар яки машинага утыргач, җәяүле хокуклары белән кайберәүләрнең бөтенләй санлашып торасы килми. Алар үз гамәлләре белән башкаларга уңайсызлык тудыру хакында уйлап та карамыйлар. Әле ярый законнар чыгып тора. Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 12.19 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Анда тротуарга "кунакларга яратучы" транспорт чаралары хуҗаларына таләпләр катгыйланды. Моның өчен хәзер 1 мең сум штраф каралган. Законнан хәбәрдар булмаучылар бар күрәсең, әле дә үз-үзен контрольдә тотмаучылар очрап тора. Аңлату эшләре алып бару максатыннан яшьләр идарәсе, "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардиячеләр" әгъзалары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә профилактик акция үткәрде. Әлеге төр хокук бозулар Төзүчеләр урамында еш күзәтелү сәбәпле, акция биредә узды. Яшьләр тротуарга куелган машиналарга "Мин эвакуатор көтәм" дип язылган шарлар тактылар һәм тәрәзә чистарткычларга юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәгән, алга таба мондый гамәлләр өчен зур суммада штраф салыначагы язылган искәрмәләр беркеттеләр.

- Моны уен дип караучылар бик нык ялгыша. Хәзергә кисәтү ясалса, алга таба тротуарга куелган машина хуҗаларына - штраф, ә машиналарын штраф-стоянкаларга алып китү куркынычы яный. Мондый күңелсезлеккә юлыкмас өчен җәяүлеләр хокукын бозмау күпкә отышлырак, - ди юл-патруль хезмәте инспекторы Роман Ярцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Машинаңны тротуарга куйма!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр